Алексей Куртов: “Татарстанда халык нәрсә өчен тавыш бирергә кирәк икәнен аңлый”

Татарстанда халыкның активлыгын аңлатучы ике сәбәп бар. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистларга Россия Сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов сөйләде.

— Бу уңайдан ике төрле фикер бар. Халык хакимиятнең файдалы булуын аңлый. Алар ни өчен тавыш бирергә киркәк икәнен белә. Татарстанда коммуникация, башка төбәкләрдән аермалы буларак, бик сыйфатлы дәрәҗәдә эшләнгән. Коммуникация сөйләшү характерын йөртә. Хакимияткә формалашкан ышаныч тавыш бирү ихтыяҗын күрсәтә, — диде ул.


Фикер өстәү