Андрей Большаков Exit-pool мәгълүматларын җиткерде

КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советының җаваплы секретаре Андрей Большаков Exit-pool мәгълүматларын җиткерде.

Болар рәсми саннар түгел, ә тикшеренүләр буенча якынча нәтиҗәләр булуын искәртте ул.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, Альмир Михеев — 4,0, Владимир Сурчилов — 3,4, Рөстәм Миңнеханов — 81, 2 процент тавыш җыйган. Олег Коробченко өчен 2,3, Альфред Вәлиев өчен 6,5 процент тавыш биргән.  3 процент кеше бюллетеньнәрен бозган.

Сораштыруда барлыгы 8 мең кеше катнашкан.


Фикер өстәү