Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе: «Сайлау системасы тагын бер сынау узды»

Татарстанда сайлаулар тәмамланды. Гражданлык бурычын республикада яшәүче
2 169 236 кеше үтәгән. Бу – тавыш бирү хокукы булган барлык халыкның 73,6 проценты дигән сүз. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

Татарстанда сайлау участоклары кичке сәгать 8дә ябылды.

— Барлык сайлау комиссияләре дә бюллетеньнәрне санау эшенә кереште. Бик җаваплы эш, — диде ул. – Мин әле генә сайлау участогыннан килдем. Киеренке эш бара. Бюллетеньнәрне ничек алалар, күзәтүчеләр эшли – барысын да күрдем. Арыганлык сизелә, мораль яктан да ару бар. Рәхмәт әйтергә иртәрәк булса да, әйтәм. Сайлау процессы узды. Тавыш бирү системасы тагын бер сынауны узды. Әле Татарстанның сәламәтлек саклау министры белән аралаштым. Ул авыруга бәйле зарланулар булмавын әйтте. Эчке эшләр министрлыгы да әллә ни кагыйдә бозу очракларын теркәмәде.

Үзәк сайлау комиссиясенең “кайнар линия”сенә 537 шалтырату кабул ителгән. 352 шалтырату – гомуми сорауларга бәйле (транспорт, участокларны табу һ.б.). 131 мөрәҗәгать өйдә тавыш бирүгә, калганнары тавыш бирү процессына бәйле шалтыратулар булган. 11-13 сентябрь аралыгында 51 язмача мөрәҗәгать кабул ителгән.


Фикер өстәү