Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе бюллетеньнәрне санау кайчан тәмамланачагын әйтте

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлауларның беренче нәтиҗәләрен кайчан көтәргә икәнен әйтте.

— Бездә 4 сайлау кампаниясе. Иң авыр санау Түбән Камага эләгә, чөнки биредә дүрт сайлау кампаниясе дә булды. Без бюллетеньнәрне озаграк санаячакбыз. Президент һәм муниципаль депутатлар сайлау булган җирдә тизрәк санаячаклар, — диде ул. — Тавышларның ничек саналуын күзәтәчәкбез.

Андрей Кондратьев әйтүенчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе республика халкының активлыгын билгеләп үткән.


Фикер өстәү