Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкына рәхмәтен белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген көне буе интерактив тамаша һәм концертлар барган «Ак Барс Арена» стадионына килде.

Рөстәм Миңнеханов гражданлык позициясе өчен башкала һәм республика халкына рәхмәтен белдерде.

– Һәркемгә сәламәтлек, уңышлар телим, безнең республика һәм башкала иң яхшылардан булып чәчәк атсын! — диде ул.

«Ак Барс Арена» стадионын  янындагы концертка «Мин тавыш бирдем!» беләзеге белән теләгән һәркем бушлай керә алды. Анда Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Уразова, Салават, DABRO төркеме, Клава Кока, Нюша, Валерия, Турецкий хоры чыгыш ясады. Рус эстрадасы йолдызы Нюша татарча да җырлады. Бәйрәм концерты салют белән төгәлләнде.


Фикер өстәү