Басудан киштәгә кадәр икмәк нинди юл үтә?

Кетердәп торган, күпереп пешкән икмәк безнең табыннарга килеп җиткәнче нинди юл уза? Бүген ипи-күмәч пешерү бизнесы нинди каршылыклар белән очраша? Икмәкнең кадере һәм аның табыннарыбызга нинди зур тырышлык куеп килеп ирешүен без Татарстанның иң эре оешмаларының берсе – «Чаллы икмәге» җәмгыяте мисалында күрсәтергә булдык.

Ашлык басуы 

Икмәк узган юл буйлап сәфәребез гәрәбәдәй-сары ашлык үскән иркен басулардан башланырга тиеш иде, әлбәттә. Шуңа күрә без Мөслим районына – «Чаллы икмәге»нә караган «Туган як» агрофирмасы кырларына юнәлдек. Ул көнне комбайнчылар рапс суктыралар иде. Алдагы көнгә бодай басуына төшәселәр, рәт-рәт булып тезелгән биш комбайн каршылады безне. Кыр батыры Сирин Хуҗин унынчы сезонын эшли икән биредә. Аңа кадәр комбайнчы ярдәмчесе булган. Без килгәндә 37 мең центнер ашлык суктырган иде.

– Кышын «Чаллы икмәге»ндә эшлим дә җәен командировкага кайтам. Җир кешесе инде мин. Шуңа күрә эшемне яратып башкарам, – диде ул.

Гомумән алганда, «Туган як» агрофирмасының 24 мең гектардан артык булган җирләре Сарман, Мөслим һәм Минзәлә районнары чикләрендә урнашкан. Шуның 14,5 мең гектарын бу елны бөртекле ашлык били. 27 августка 70 процент иген басулардан җыеп алынган иде инде. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 36 центнер чыга.

Агрофирма директоры Рәдиф Габидинов әйтүенчә, киләсе елда бодай һәм арыш мәйданнарын тагын да арттыру ниятләре бар.

– Уңыш бик әйбәт. Арыш гектарыннан 40 центнер чыкты, – диде безне каршы алучы «Чаллы икмәге» җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Юнысов. – Үз кырларыбызда үскән арыш – ул үзебезнеке! Максатыбыз – басуларыбызда бүгенге дөнья күләм таләпләренә туры килерлек югары сыйфатлы ашлык үстерү. Безнең эш бу өлкәдә дә шактый үзенчәлекле – безгә уңышның күләме генә түгел, сыйфаты да кирәк.

Һәркемгә билгеле: теләсә нинди ашлыктан бөртектән яхшы югары сыйфатлы икмәк пешерү мөмкин түгел.

– Мактану булмасын, әлеге шактый катлаулы эшне без елдан-ел яхшырта барабыз. Бүген «Чаллы икмәге» үзенең җитештергән продукциясе, аның сыйфаты һәм күптөрлелеге белән илебездә иң танылган җитештерүчеләрнең берсе икән, димәк, хезмәтләребез юкка түгел, – ди Рафаэль Юнысов. – Санап китсәң, эшләнгән эшләр, түгелгән чыгымнар – алар бихисап күп! Ә шунсыз булмый! Шунысы сөенечле: әйткәнемчә, без бүген югары сыйфатлы арышта үз хаҗәтләребезне тулысынча канәгатьләндерәбез. Әле күпмесендер читкә дә сата алабыз. Югары сортлар чәчү орлыгы җитештерү хыялы да юк түгел. Бодай белән дә эшләребез җайга салынып килә. Ходай күп күрмәсен, басуларыбыз бик матур. Уңышы да сөендерер дип көтәбез. Якын киләчәктә аны да үзебезгә кирәк күләмдә җитештерү реаль дип саныйбыз. Һәм, әлбәттә, сыйфат – беренче таләп!

Икмәк – барысына да башмы? 

Ындыр табагы

Кырдан соң ашлык кая бара? Әлбәттә, ындыр табагына. Монда кайткан икмәкне үлчәп, киптереп, амбарларга саклауга куялар. Агрофирманың ындыр табагы Мөслим районының Түбән Табын авылында урнашкан. Без барганда биредә дә эш кайный иде. Ашлык исе, күңелне дулкынландыргыч үзгә бер мохит иде биредә дә. Икмәк төягән машиналар күптән түгел генә сафка баскан 60 тонналык электрон үлчәү аша уза һәм ул барлык мәгълүматны ширкәтнең үзәк системасына тапшыра.

Игеннәрне кабул итү кебек көндәлек эшләр белән бергә, ындыр табагында төзелеш эшләре дә гөрли иде. Тиздән биредә иң заманча, сәгатенә 60 тонна егәрлекле ашлык  чистарту һәм киптерү комплексы сафка басарга тиеш.

– Әлегесе – дүртенче ашлык киптергечебез. Монысын да эшләтеп җибәргән очракта без бөтен җитештергән ашлыкны тоткарлыксыз чистартып һәм киптереп өлгерә алачакбыз, – дип аңлатты генераль директор.

Моннан тыш, төзүчеләр озынлыгы – 100, киңлеге – 32, биеклеге 13 метрлы күпфункцияле төзелеш корылмасы тирәсендә мәш киләләр иде. Уңайсыз табигать шартларында ул безнең өчен аеруча мөһим роль уйнаячак, дип өстәде җитәкче.

– Көннәребез менә шулай мәш килеп, эш белән кайнашып уза. Быел техникадан башка гына агрофирмага 100 млн сум акча керттек, яңа юллар салдык, – диде Рафаэль Юнысов һәм күңелен борчып торган мәсьәләне дә күтәрде: – Кадрлар кытлыгы зур. Кызганыч, ФЗУлар, профтехучилищелар бетте. Хезмәт кешесенә игътибар җитми. Бу – иң кискен торган мәсьәлә. Механизаторсыз дөньяны ничек алып бармак кирәк? Авыл хуҗалыгы тармагының югары һәм урта уку йортлары шактый күп республикада. Тик ни өчендер без мал табибы, агрономнар, инженерлар эзлибез. Эш бармый, димим. Бара ул, ләкин бу мәсьәләне без бераз кулдан ычкындырмадык микән? Минемчә, бу уңайдан республикада максатчан программа булырга тиеш. Безнең көчле Президентыбыз, хөкүмәтебез, алдынгы карашлы максатчан җитәкчеләребез бар. Шуңа күрә кулыбыздан килә торган эш дип уйлыйм. Авыллар өчен бүген күп эшләнелә. Шул ук вакытта кешенең ни өчен шәһәргә китүенә җавап табарга кирәк. Һәр тармакта үз эшен җиренә җиткереп башкаручылар булсын иде. Кызганыч, мондыйлар җитми.

Тегермән

Сыйфатлы икмәк пешерү өчен шундый ук яхшы он булуы да кирәк. Берничә тапкыр авызлары пешкәч, «Чаллы икмәге» җәмгыяте үзләренең тегермәнен булдырырга карар кылган. Берне генә дә түгел хәтта. Шулай итеп, Чаллы шәһәрендә, оешманың 1 нче департаменты территориясендә дүрт тегермән барлыкка килгән. Аларда ай саен 2200 – 2500 тонна бодай һәм 700 – 900 тонна арыш эшкәртелеп, үзләренең барлык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек он тартыла.

– Бер тегермәндә сыйфатлы арыш ипие пешерер өчен иләнгән арыш оны әзерлибез. Ул төсе буенча беренче сортка охшаган. Шул ук вакытта сәламәтлеккә дә файдалы. Узган ел арыш онына кытлык булды. Күпләр аны таба алмыйча азапланды. Бәясе дә кыйммәт иде. Аллага шөкер, безне андый проблемалар читләтеп үтте. Бу шулай ук икмәкнең үзкыйммәте белән идарә итүне дә җайлый, – дип аңлатты әлеге департамент директоры Руслан Вафин.

Пешерү 

– Тегермәндә тарттырылган онны без кабул итеп алабыз, – дип каршы алды безне җитештерү буенча 2 нче департамент директоры Дмитрий Жуков. – Шуңа күрә ризыкларыбыз әзерләүнең һәр этабында – кырдан алып кибет киштәсенә кадәр җитди контрольдә тотыла.

Шулай итеп, без иң күңелле һәм тәмле бүлеккә – ипи-күмәч һәм кондитер ризыклары җитештерү комбинатына узабыз. Биредәге рәхәт мохитне һәм хуш исле икмәк исен язып кына да аңлатып бетереп булмый. Әнә тегендә уникаль оеткы әзерләнә, бераз читтәрәк автоматлаштырылган зур мичкәләрдә камыр басыла, ул бүленә һәм формаларга китерелә. Шунда ук икмәк мичкә кереп китә һәм аннан чыккан ризыклар төргәкләргә төрелә. Эшләрнең барысы да автоматлаштырылган. Цехта ипи һәм күмәч пешерә торган алты линия урнашкан.

– Мичтән чыккан ипидән дә матуррак күренеш була ала микән? Көнгә әллә ничә кабат карасак та, шатлык хисе күңелдән китми, – дип канәгать елмая безне озата йөрүче Дмитрий Жуков.

Гомумән, «Чаллы икмәге» ризыклары ике бик зур җитештерү департаментында пешерелә. Заманча югары технологияле җиһазларда 400дән артык төрле продукция әзерләнә. Әлеге бүлекчәләрдә тәүлегенә 150 тонна ризык җитештерелә. Соңгы биш елда җитештерүгә 850 млн сум акча кертелгән.

2 нче департаментның катламлы камыр һәм кондитер цехы өчен ярымфабрикатлар ясау цехында эшләүче мастер Мәдинә Гайсина биредә егерме ел хезмәт куя.

– Шушы вакыт эчендә заводта бик зур үзгәрешләр булды, – ди ул. –Элек һәр ризыкны кул белән пленкага төреп, пычак белән кисеп ала идек. Хәзер бөтен әйбер автоматлаштырылган. Бүген эшли торган линияләр ике ел элек кенә куелды. Җитәкчебез кайда нинди яңа технология күреп кайта, аларны бездә булдырырга тырыша. Мөмкинлекләребез дә артты. Катламлы камырдан 20 – 30 төрле ризык әзерлибез. Аның күләме көннән-көн арта бара. Безнең зур катыргычларда җиде көнгә җитәрлек запас туплана. Махсус температурага кадәр суытып, Мәскәүгә дә җибәрәбез. Төнге сменада да өч кенә кеше эшли. Шуны әйтәсе килә: безнең оешмада, гомумән, бик тырыш кешеләр хезмәт куя. Шундый булмасаң, монда эшләп тә булмый.

1 нче департамент территориясендә, тегермәннәрдән тыш, элеватор комплексы, котельный, пар казаны һәм ипи комбинаты урнашкан. Руслан Вафин әйтүенчә, элеваторга 1000 тонна ашлык кабул иткән көннәр дә була. Кырдан кайтарылган икмәк башта тиешенчә эшкәртелә, киптерелә. Аннан соң складларга урнаштырыла. Комбинатта исә ипи, клиндер һәм вак клиндер, чәкчәк пешерәләр. Биредә дә шулай ук катламлы ризыклар һәм катырылган ярымфабрикатлар әзерлиләр.

«Чаллы икмәге» идарәче компаниясенең генераль директоры, «Чаллы икмәге» сәүдә йорты генераль директоры Эдуард Юнысов ассызыклаганча,  күп кенә белгечләр киләчәктә катырылган ярымфабрикатлар кулланылган ипи бизнесы үсүен фаразлый. Компания, алга карап эш йөртүче оешма буларак, әлеге юнәлешкә зур игътибар бирә.

– Катырылган продукция өчен зур инвестицияләр кирәк. Шуңа күрә күп кенә җитештерүчеләр моңа тәвәккәлли алмый. Без аларның камырын озак вакыт ачытып эшлибез. Әлеге ризыкларның төп өстенлеге – ризыкларны әзерләү тизлеге. Беренче чиратта татарларның милли ризыклары: өчпочмак, бәлеш, кыстыбый кебек камыр ризыкларын пешерәбез. Алар тәмле булсын дип тырышабыз.

Җитәкчеләренең сүзләрен Руслан Вафин да куәтләде:

– Элек бу цех башкача эшли иде. Хәзер икмәк ашаучылар кимеде. Шуңа күрә яңа төр продуктлар уйлап табарга, яңа юнәлешләрне җәелдерергә туры килә. Бүген бездә кулланыла торган технологияләр халыкка һәрвакыт яңа пешкән ризык белән туклану мөмкинлеген бирә. Ярымфабрикатлар 35 градус салкында катырылып, 18 градуста саклана. Милли ризыкларыбызны да ярымфабрикатлар рәвешендә бик теләп әзерлибез. Кешеләр аны катырылган килеш тә сатып ала ала, шулай ук яңа пешкән ризыклар сату нокталарында да тәкъдим ителә. Мартта Мәскәүдә беренче пекарнябызны ачтык. Без әзерләгән ризыклар шунда да китә. Гөбәдия, чәкчәк, өч катлы, лимон пирогы кебек милли ризыкларны халык аеруча яратып ала.

Кая гына керсәк тә, эш һәркайда автоматлаштырылган. Кешегә тиешле программаны сайлап, төймәгә генә басасы кала.

– Безнең төп бурычыбыз – кеше факторын мөмкин булганча киметү, чөнки барысы да сыйфатка йогынты ясый, – ди департамент җитәкчесе.

Бу көнне безгә икмәк пешерүчеләрдән берничә тапкыр: «Икмәк ул – пешерү түгел, ә ачыту продукты. Аны нәкъ менә озак вакыт һәм зур игътибар таләп итә торган оеткы уникаль итә», – дигән фикерне ишетергә туры килде. Компания дә куе оеткыда ярдырып тарттырылган оннан пешерелгән икмәкне халыкка зур горурлык белән тәкъдим итә. Моның өчен махсус җиһазлар ике җитештерү департаментында да урнаштырылган. Ипине табигый ысул белән пешерү арыш бөртегенең барлык файдалы үзлекләрен саклап калырга ярдәм итә.

– Ипи пешерү йортлары күп ачыла. Шуңа күрә көндәшлекне саклап калырга, башкалар кабатламасын өчен катлаулырак юлны сайларга туры килә, – ди Эдуард Юнысов. – Без камырны салкында ачыту технологиясе белән эшлибез. Европада мондый төр ачыту пирамиданың иң өске баскычларында тора. Бу – катлаулырак, тирәнрәк процесс. Монда эшне бик оста оештыру, яхшы технологияләр куллану кирәк. Химия кулланмыйча 18 сәгать камырны ачыту тәмле, хуш исле, катламлы круассан пешерергә мөмкинлек бирә. Уникаль составлы оеткы куллану буенча да без Россиядәге индустриаль җитештерүчеләр арасында беренче булдык.

Директор аңлатуынча, Германия оеткылары безнең чүпрә белән чагыштырганда күпкә яхшырак. Аларда аминокислоталарның составы башка төрле. Сәламәтлеккә дә файдалы. Оешманың горурлыгы – арыш-бодай оныннан пешерелгән данлыклы Чаллы икмәген телгә алмаган бер генә кеше дә булмады, ахры.

– Хәзер, ипи ашаган кеше тазара, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Ләкин, әгәр игътибар итсәгез, бездә таза кешеләр азрак. Әгәр ул спорт белән шөгыльләнә, хәрәкәтләнә икән, кешегә симерү янамый, – ди Эдуард Юнысов. – Минем, мәсәлән, һәр иртәм яңа ризык тәмләп караудан башлана. Башкача була да алмый, чөнки без шушы эш белән яшибез. Аеруча Рафаэль Сөләйманович. Инде 70нең өстендә булуына карамастан, һаман да шушы «тәгәрмәч»тә әйләнә ул. Ипинең бөтен җан иясе кебек үк тере ризык булуын аңлаган очракта гына, сатып алучыга сыйфатлы икмәкне вакытында алып барып җиткереп була.

Бүлү үзәге

Әзер ипи-күмәч ризыкларын «Чаллы-логистик» сәүдә һәм бүлү үзәгенә алып киләләр. Биредә аларны 250дән артык машина иртәнге 7гә үк район, шәһәрләрдәге кибетләргә илтеп җиткерә. Үзәкнең гомуми мәйданы 13 мең квадрат метрны тәшкил итә. Җитәкчесе Руслан Деготьков әйтүенчә, биредә уртача 250 тоннага кадәр продукция төяп озатыла. Складта бушатылган продукция туплана торган линия шулай ук автоматлаштырылган.

Сату  

Бүген «Чаллы икмәге» сәүдә йортының 60 кибете бар. Шулай ук «Мудрый пекарь» бренды астында 17 пекарня эшли. Гомумән алганда, сәүдә челтәрендә 15 мең төрле товар һәм 500гә якын үз продукциясе сатыла.

Без «Фреш-маркет» кибетендәге «Чаллы икмәге» ризыкларын сата торган бүлекне дә күреп чыктык. Биредә сатып алучыларга көн саен 200 төрле ризык (ипиләр, пироглар, катламлы һәм сөткә-майга изелгән камыр, тортлар, пиццалар һәм башкалар) тәкъдим ителә. Әлеге тәмле ризыкларны биредә үк авыз итәргә дә мөмкин. Тәмлүшкәләр белән тулы киштәләр янында ук зур булмаган чәй эчү зонасы да бар.

– Сату – күңелне иң борчыган темаларның берсе, – дип бу мәсьәләдәге фикерләре белән уртаклашты Эдуард Юнысов. – Исегездә булса, бер бик зур дәрәҗәле әңгәмәдә безне хәтта «жулик»ларга тиңләделәр. Ул чагында бу сүзләр сәүдә тармагында бик зур резонанс тудырды хәтта. Бик кызганыч, әлбәттә. Чынлыкта иң югары технологияләр сатуда кулланыла, чөнки монда көндәшлек зур. Безгә башкалардан артта калмас өчен, бер адым алда булырга туры килә. Базарларны федераль челтәрләрнең зур монополиясе басып алды. Алар арттан бастырып килә. Мондый күренеш башка бер генә илдә дә юк. Җитәкчеләргә дә моның яхшы булуын сеңдерәләр. Монополия бизнесы ул һәрвакыт коррупциягә корылган була һәм кече бизнес үсешен тоткарлый. Кызганыч, безгә бүген «Магнит» һәм «Пятерочка» челтәрләренә каршы бару авыр. Әлегә без моны ничек хәл итеп булачагына да  җавап тапмадык. Ләкин моның бер юлы итеп ипи пешерү йортларын (пекарня) сәүдә йортлары белән берләштерүдә күрәбез. Безнең исә сәүдә дә бар, ипи дә пешерәбез. Тәҗрибәбез, профессиональ белемебез моңа мөмкинлек бирә. Тиздән пекарня форматында тагын да тизрәк үсәрбез дип уйлыйм. Милли ризыкларыбыз юнәлешен җәелдереп, киләчәктә кафелар ачу нияте дә бар. Кыскасы, без кайда җәелергә мөмкинлек бар һәм аны тормышка ашыру авыр – шунда барачакбыз. Бу – авыр бизнес, ләкин без җиңел юл сайларга күнекмәгән.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү