Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-атың гомере өзелгән

Татарстанның Нурлат районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында ут капкан йортта ир-ат янып үлгән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Янгынны бер сәгать чамасы сүндергәннәр, ә хәрабәләрне актару өчен тагын ике сәгать кирәк булган. Кунак бүлмәсендә ишелгән түбә астыннан 62 яшьлек хуҗаның мәете табыла.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан.

 


Фикер өстәү