Геморройдан ничек сакланырга?

Бернинди авырту-сыкранусыз гына урындыкка утыра алу да зур бәхет икән! Геморройдан интегүче кешеләрдән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хәер, бу чир белән күзгә-күз очрашсаң, утыру түгел, еш кына атлап йөрү дә бер афәткә аверелә. Геморройдан ничек сакланырга?

Казан шәһәренең 12 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе табибы, проктолог Рәсил Ибраһимов геморройга бәйле иң төп сорауларга җавап бирде.

Геморрой нидән гыйбарәт? Геморрой – геморроидаль төеннәрнең зураюыннан гыйбарәт булган хроник чир. Кызганыч, ул елдан-ел яшәрә бара. Хәзер геморрой хәтта балаларда, яшүсмерләрдә дә күзәтелә. Бу чир һөнәр ияләрен дә аерып тормый. Спортчылардан башлап һәркемдә күзәтелергә мөмкин ул.

Ни сәбәпле пәйда була? Ул, гадәттә, аз хәрәкәтләнү, көн дәвамында утырып эшләү, дөрес тукланмау, бала табу, тәрәт бозылу, авыр күтәрү аркасында пәйда була. Соңгысы бу көннәрдә аеруча актуаль. Бакча эшләре вакытында геморрой яңадан баш калкытып, борчый башларга мөмкин. Шуңа күрә әлеге чирдән интеккән кешеләргә шушы чорда сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга, физик эшне чамасын белеп кенә башкарырга кирәк. Геморрой тумыштан да килергә мөмкин. Бәдрәфтә озаклап гәҗит укып, смартфон актарып утырырга яратучыларга да геморрой чыгу куркынычы яный. Бәдрәфкә, гомумән, йомыш «төшкәндә» генә барырга кирәк. Анда кирәксә-кирәкмәсә озаклап утыру сәламәтлек өчен зыянлы.

Нинди билгеләр буенча чамаларга мөмкин? Зур йомышны башкарганнан соң ал төстәге кан күренсә, борчылырга җирлек бар. Геморройның беренче билгесе бу. Бу чирдән интегүчеләрнең күбесе арт юлда шеш пәйда булудан да зарлана. Геморрой җәрәхәтләнгән, ялкынсынган булса, арткы юлда авырту сизелә.

Алдан кисәтеп буламы? Геморрой пәйда булуны алдан кисәтү өчен иң беренче чиратта туклануга игътибар итәргә кирәк. Рационда клетчаткага бай ризыклар (арыш икмәге, солы, карабодай боткалары, кәбестә, борчак, чикләвек, помидор, чөгендер, цитруслылар һ.б.) өстенлек итсә хәерле. Көн дәвамында чиста су эчеп тору да файдага гына булачак. Кыздырылган, майлы, ысланган ризыклардан, алкогольле эчемлекләрдән тыелып торырга киңәш ителә. Чамасын белеп кенә физик күнегүләр ясау, йөгерү дә геморройны булдырмый калырга ярдәм итә. Дөрес, артыгын тырышып ташларга да ярамый. Әйткәнемчә, геморрой организмга физик авырлык килгәндә дә пәйда була ала.

Яман шешкә әверелә аламы? Геморрой яман шешкә әверелә алмый. Бу – уйдырма. Геморрой – геморроидаль тукыма авыртуы. Анда яман шеш булмый.

Өй шартларында гына дәваларга ярыймы? Геморройны өйдә үзлегеңнән генә дәваларга маташу – зур хата. Бу бик куркыныч. Аны дәвалауга фәкать табибка күренеп, төгәл диагноз куелгач кына тотынырга мөмкин. Зур йомышны башкарганнан соң ал төстәге кан килү геморройга гына хас билге түгел. Эчәклек ялкынсынганда, яман шеш вакытында да шундый ук хәл күзәтелә.

Дәвалаганда авыртудан куркырга кирәкме? Башлангыч чорда геморройны консерватив ысуллар (дарулар, свечалар һ.б.) ярдәмендә дәвалыйбыз. Хәлләр мөшкелрәк булса, малоинванзив ысулны кулланабыз.  Ул геморроидаль шешләрне операция ясамыйча гына бетерүдән гыйбарәт. Операция иң соңгы чиктә – геморройның иң җитди саналган дүртенче стадиясендә генә ясала. Геморройны дәвалаганда авыртудан да куркырга кирәкми. Заманча технологияләр ярдәмендә дәвалау җиңел уза.

Эчке геморрой хәтәррәкме? Тышкысымы? Вакытында дәваламасаң, эчке һәм тышкы геморрой икесе дә бер үк дәрәҗәдә куркыныч. Эчке геморрой күзгә ташланмый. Тышкысы исә күренеп тора. Алар икесе дә кешегә уңайсызлык тудыра. Кайбер кешедә берьюлы ике төр геморрой да очрый. Бу очракта операция – котылгысыз. Шуңа күрә геморройның беренче билгеләре күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакытында дәваланмаган очракта, геморрой азачак кына. Операция ясарга туры киләчәк. Бу исә – бик катлаулы чара. Табиб күпме генә тырышса да, аннан соң тернәкләнү дә озакка сузыла.

Геморройның стадияләре

Стадия Нәрсә борчый? Нинди үзгәрешләр күзәтелә?
1 Кан килә, уңайсызлык геморроидаль төенчек тышкы якка чыкмый
2 Кан, лайлалы бүлендек килә, арт юл кычыта геморроидаль төенчек тышкы якка чыга, әмма шунда ук аналь каналга үзлегеннән кереп тә китә
3 Кан, лайлалы бүлендек килә, арт юл кычыта геморроидаль төенчек тышкы якка чыга, әмма үзлегеннән генә кереп китми, бармакны эшкә җигәргә кирәк
4 Кан килә, арт юл кычыта, аның тотнагы бетә, уңайсызлык борчый геморроидаль төенчек тышка гына чыгып тора башлый, аны бармак ярдәмендә дә кире тыгып җибәреп булмый

 

Үзем сынадым

Бала тапкач, геморройдан интегә башладым. Авыртуга чыдый алмагач, түзә алмыйча елый идем. Нинди генә ысулларны кулланып карамадым. Ахыр чиктә, гап-гади тозның файдасын күрдем. Ике литр суга бер аш кашыгы тоз салып эретәсең дә, шул суда ярты сәгать утырасың. Геморройны тулысынча юкка чыгармаса да, авыртуны шундук баса.

Гөлия М. Кукмара

 

КФУ Университет клиникасы табибы, проктолог


Фикер өстәү