Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлауда “Бердәм россия”дән Олег Морозов алда бара

Татарстан Республикасы Түбән Кама сайлау округында узган VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлау йомгаклары буенча тавыш бирелгән бюллетеньнәрнең 99,63%ы эшкәртелгән инде.  Биредә айлаучыларның 86,68 %ы тавыш бирүгә килгән. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кандидатлар арасында “Бердәм Россия” вәкиле Олег Морозов алда бара: ул сайлаучыларның 73,42%  проценты тавышын җыйган. Икенче урында – КПРФтан Альберт Яһудин (9,34%). “Гадел Россия”дән тәкъдим ителгән кандидат Илнар Сираев (6,83%) өченче урында бара. “Россия коммунистлары” вәкиле Николай Барсуков –3,77%, ЛДПРдан кандидат Андрей Колосов – 3,72% тавыш җыйган. Ин аз  тавыш КПСС (“Коммунистическая партия социальной справедливости”) кандидаты Леонид Стражниковка бирелгән –  2,3% .


Фикер өстәү