Рөстәм Миңнеханов өчен сайлаучыларның 83,3%ы тавыш биргән

Бу сәгатькә  Татарстан участок сайлау комиссияләре беркетмәләренең 98%тан артыграк беркетмәсе эшкәртелгән инде. Сайлауда гамәлдәге төбәк башлыгы Рөстәм Миңнеханов алда бара: сайлаучыларның  83,3%ы аны яклап тавыш биргән. Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе әнә шулай дип хәбәр итә.

Җыелган тавышлар саны буенча “Справедливая Россия”дән кандидат Альмир Михеев икенче урында бара (4,88%). “Коммунисты России” вәкиле Альфред Вәлиев – өченче  (4,64%).

“Партия роста” вәкиле  Олег Коробченко (3,59%) – дүртенче, ЛДПР вәкиле Владимир Сурчилов (2,83%) бишенче урынга чыккан.


Фикер өстәү