Глеб Кузнецов: “Сайлау оешкан төстә үтте”

Социаль тикшерүләр институтының директорлар советы әгъзасы, экспертлар советы җитәкчесе Глеб Кузнецов тавыш бирүнең нәтиҗәләре турында журналистларга сөйләде.

— Быелгы сайлауның төп үзенчәлеге дип аның коронавируслы вазгыятьтә узуын атарга була. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәк иде. Татарстан бу бурычны үти алды. Өч көнлек тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Республиканың сайлау системасы заман чакыруына җавап бирә алды. Сайлаулар оешкан төстә үтте, — дип саный белгеч.

Аның сүзләренчә, Татарстандагы халыкның сайлаулардагы югары активлыгы беркем өчен дә яңалык түгел.

— Бу инде Татарстан өчен традиция. Республика куркынычсызлык таләпләренә туры килерлек югары активлык күрсәтте, — диде Глеб Кузнецов.

Ул быел Татарстанда күзәтүче буларак блогерларның катнашуын да уңай бәяләде. Әлеге тәҗрибәне башка төбәкләр дә куллана ала дигән фикердә белгеч.


Фикер өстәү