Кабак – витаминнар «келәте»: йокысызлыкны бетерә, бетчә-сыткылардан коткара, депрессиядән чыгара

Көзнең бу искиткитмәле нигъмәтен, һич арттырусыз, “өй аптекасы” дип атарга мөмкин. Кеше өчен кирәкле барлык витаминнар бар анда чөнки. Шул ук вакытта аның искиткеч матур төсләре күңелне күтәрә, төшенкелектән ч ыгарга ярдәм итә. Ә инде тәмле йомшагыннан мең дә бер төрле сый әзерләргә була.

Шунысы мөһим: бу яшелчәдә крахмал һәм зарарлы майлар юк. Төп өлешен азык җепселләренә һәм сокларга бай йомшагы тәшкил итә. Кабакны даими куллану нерв системасын, иммунитетны, ашкайнату органнарын тәртипкә сала, йокысызлыктан коткара. Моннан тыш ул сөякләрне, чәчләрне, тырнакларны ныгыта, тән тиресен картайтмый. Анда аскорбин кислотасы (С витамины) күп. Нәкъ менә шул безне көзге-кышкы суыклардан саклап, иммунитетны ныгыта. Ә инде кабактагы каротин матдәсе кишердәгегә караганда да күбрәк. Без белә торган гадәти А, В, D, E кебек витаминнардан тыш, анда әле тагын уникаль Т витамины бар. Аның ярдәмендә организм авыр ризыкны күпкә җиңелрәк эшкәртә.
Кабак – диетологларның иң яраткан ризыкларыннан берсе. Калориясе бик түбән, әмма туклыклы булуы нәтиҗәсендә диета тотучылар өчен дә искиткеч әйбәт продукт ул. Тамакны туйдыра, ә май катламы утыртмый. Шуңа күрә аны иң элек юанаюдан интегүчеләргә кулланырга киңәш ителә. Кабак шулай ук ялкынсынуга каршы үзенчәлеккә, организмны чистарту, кан тамырларын киңәйтү, җәрәхәтләрне төзәтү үзенчәлекләренә ия, Моннан тыш андагы калий матдәсе шешенкелекне бетерә (кабак артык сыеклыкны тоткарламый, ә, киресенчә, организмнан чыгара), йөрәк тибешен тынычландыра, кан тамырларын ныгыта.
Кабак – бик яхшы антиоксидант та. Шуңа күрә радиация ихтималы булган зур шәһәрләрдә яшәүчеләр аның нәкъ менә шул ягын истә тотып күбрәк кулланырга тырыша.
Әлеге яшелчә ярдәмендә тән тиресе авыруларыннан – экзема, бетчә-сыткылардан котылырга, пешкән урынны дәваларга мөмкин. Моның өчен зарарланган тән тиресенә кабактан ботка ясап куялар.
Шулай да кабакны аллергиядән, ашказанында кислота микъдары күп булудан, түбән кан басымыннан интегүчеләргә, ашказаны һәм уникеилле эчәктә җәрәхәт кузгалганда ашаудан тыелып тору әйбәтрәк.

Саклау
Саклауга кую өчен иң әйбәте – эре һәм уртача зурлыктагы кабаклар. Иң уңайлысы – яшелчәне киштәләргә куеп саклау. Алар бер-берсенә тиеп тормаска тиеш. Яшелчә астына салам җәергә, алма яки груша тартмалары урнаштырмаска. Ник дигәндә, теләсә кайсы җимеш актив төстә “сулый”, ягъни этилен бүлеп чыгара. Бу исә кабакның (шулай ук башка яшелчәләрнең дә) тизрәк бозылуына китерә.


Фикер өстәү