9 килограммлы гөмбә тапкан Айсылу Гашыйгуллина: «Ашап бетерә торган түгел»

Апас районының Иске Йомралы авылында яшәүче Айсылу Гашыйгуллина 9 кг авырлыктагы яңгыр гөмбәсенә тап булган.

– Гөмбәгә ел саен йөрим. Кеше белән түгел, ялгызым барырга яратам. Вакытым булган саен шулай барып кайтам, – дип сөйләде Айсылу ханым. – Ул көнне дә исәбем баллы гөмбә (опята) җыеп кайту иде. Узган ел да шул ук урыннарда очраткан идем, тик “картайган” иде инде. Аннан соң газеталарда мондый гөмбәгә тап булучылар турында укыганым булды. Шуңа күрә ашарга яраклы дип уйладым. Бу юлы урманда калдырмыйча, өйгә алып кайттым.
Аның сүзләренчә, әлеге гөмбәне кыздырырга, пешереп катыргычка катырырга куярга мөмкин. Икра ясаучылар да бар, ди.

https://www.instagram.com/p/CFBo9UuKcEo/?utm_source=ig_web_copy_link

– Бик зур бит ул. 9 кг. Ашап кына бетерә торган түгел. Бер өлешен кыздырдык. Калганын турап, суыткычка куйдым. Туганнарга да өлеш чыгардык. Кыздыргач бик тәмле. Тавыкның ак итенә охшаган. Тик йомшак. Мин үзем гөмбә җыярга яратсам да, ашарга ул кадәрле исем китми, – ди һәвәскәр гөмбәче.
Гөмбәчеләр әйтүенчә, яңгыр гөмбәсен бик сак кулланырга кирәк. Яшьләрен генә ашарга рөхсәт ителә. Эчке өлеше тыгыз, ак, бертөрле булырга тиеш. Әгәр йомшак өлеше сары яки яшел төстә булса, мондый гөмбәне һич кенә дә ашарга ярамый.

Зөһрә Садыйова


Фикер өстәү