Пенсионерга эш бирегез, иш янына куш булыр…

Росстатның рәсми мәгълүматлары кешеләрнең реаль керемнәре быел икенче кварталда 1999 елдан соң рекордлы рәвештә – 8 процентка кимегәнне күрсәтә. Бу – кулланучылар кесәсеннән 1,1 триллион сум акча төшеп калган дигән сүз. Апрель – июнь айларында социаль ярдәм программалары халыкка бары тик 74 миллиард сум гына акча биргән. Шул рәвешле, өлкән буын – пенсия акчасына яшәүчеләр үзләренең матди хәлләрен эшкә урнашып хәл итәргә омтыла башлаган.

Пенсия реформасы әлегә картлар кесәсендәге акчаны арттырмады, ялга чыгу яшен генә озайтты. Индексация акчасын инфляция ашап бетерә. Шуңа күрә лаеклы ялга чыгучылар арасында тулы эш көненә эшкә урнашырга теләүчеләр саны кискен арткан. 2019 елның җәе белән чагыштырганда, эш эзләп, интернетка белдерү элүче пенсионерлар саны 32 процентка үскән. Бу хакта «Авито Эш» аналитик үзәгенең тикшерү нәтиҗәләре сөйли. Пенсионерларның яртысына якыны (45 проценты) тулы эш көне турында хыяллана икән. Алышына торган график белән эшләргә теләүчеләр саны – 18 процент. Эш эзләүче өлкәннәрнең 17 проценты резюмеда ирекле график күрсәтә, ди. Пенсионерларның 13 проценты тулы булмаган эш көнен үз итә. Вахта ысулы белән эшләргә теләүчеләр һәм өйдә утырып эшләүне сөючеләр саны тигез – 4әр процент.
Пенсия акчасына гына яшәү кулда көч барында күпчелекне канәгатьләндерми. Сум көчсезләнә бит, реаль керемнәрнең кимүе инде берничә ел рәттән бара.
Пенсия яшендәгеләрнең 24 проценты өй персоналы – хуҗалык эшләрендә ярдәмче, няня яисә җыештыручы хезмәтенә риза икән. 9 проценты бухгалтер профессиясен сагына, 7 проценты – сатучы, шуның кадәр үк өлкәннәр сак хезмәтен кулай күрә. Картлык ялындагыларның 7 проценты тәҗрибә сорамый торган теләсә нинди эшкә дә риза. Бу яшьтә инде квалификация күтәреп, яңа күнекмәләргә өйрәнеп йөрү күпләр өчен мөмкин булмаган эш булып тоела. Илдә өлкәннәрнең квалификациясен үзгәртү, яңа эшкә өйрәтү системасы да юк, ди белгечләр.
Картлар ил буенча уртача 20 мең сумлык эшкә риза. Пенсиягә кушкач, иш янына куш була бит. Бары тик вахта ысулы белән эшләргә телүчеләр генә 35 мең сумлык эш эзли. Ирекле график белән яисә тулы булмаган эш көненә урнашырга теләүчеләр 10 мең сумны да ярыйсы акча дип саный.
Мәскәүдә яшәүчеләр белән төбәкләрдә яшәүчеләрнең эш турындагы хыяллары, хезмәт хакына булган өметләре аерыла, билгеле. Әмма аерманың ни дәрәҗәдә булуын тикшерүчеләр юк. Провинциядә яшәүчеләр кечкенә хезмәт хакына да көн уздыра ала дип санала. Кайда гына булсаң да, стандарт пенсиягә яшәү бик авыр, дип исәпли тикшерүчеләр. Шуңа күрә кулында көч булып, аягы хәрәкәтләнгәннәрнең, эш эзләп, ары-бире йөрүләренә аптырыйсы юк. Шул ук вакытта илдә эшсезлек процентының кискен үсүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Пандемия кризисы күпләрнең планнарын үзгәртте, өметләрен кисте. Шуңа күрә эш эзләү әле ул үзең теләгән эшне табу дигән сүз түгел.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: https://yandex.com/news/story/


Фикер өстәү