Помидордан бик тәмле кабымлык ясау ЫСУЛЫ

Илсөя Гыйззәтуллинадан артык-портык помидорлардан кабымлык ясау рецепты.

Кирәк булачак: 3-4 помидор, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 1 аш кашыгы аш серкәсе (9 процентлы), берәр чеметем төелгән кызыл һәм кара борыч, яшел тәмләткечләр.
Помидорларны эрерәк кисәкләргә бүлеп, сарымсакны ваклап турыйбыз. Тирәнрәк эчле савытка салып, калган ингредиентларны өстибез һәм барысын бергә болгатабыз. Ярты сәгатьтән бик тәмле кабымлык әзер!


Фикер өстәү