Рөстәм Миңнеханов, 83,28% тавыш җыеп, Президент сайлауда җиңде

Киләсе бишьеллыкны хәл иткән өч көнгә сузылган дүрт төрле сайлау кампаниясе тәмам. Татарстан Президент һәм депутатлар сайлады. Беренчесендә Рөстәм Миңнеханов 1930416 кешенең, ягъни 83,28% сайлаучының тавышын җыйды. Тавыш бирү ничек барды, күзәтүче буларак блогерларның катнашуы файдага булдымы, сайлау замана сынавын уздымы? «ВТ» хәбәрчесе сайлау нәтиҗәләрен барлады.

Ышаныч һәм традицияне коронавирус та туктатмаган

Тулаем алганда, Татарстандагы сайлау процессына һәм аның оештырылуына, гадәттәгечә, тел-теш тидерерлек түгел иде. Моны күп кенә белгечләр дә ассызыклады.

«Петербург сәясәте» фонды президенты Михаил Виноградов, мәсәлән, алдан ук республикада әлеге сәяси вакыйганың тыныч узасын фаразлаган.

– Татарстан тискәре төбәкләр исемлегендә телгә алынмый. Бу сайлаулар алдыннан барлыкка килгән мохит белән дә бәйле. Биредә коронавирус пандемиясе җәмгыятьне күбрәк берләштергән, ә аны таркатмаган, – диде ул.

Һәрбер белгеч Татарстандагы активлыкны аңлатырга тырышты. Россия Сәяси консультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов фикеренчә, кешеләрне тавыш бирүгә китерүче ике сәбәп бар:

– Халык хакимиятнең файдалы булуын аңлый. Алар ни өчен тавыш бирергә кирәк икәнне белә. Татарстанда коммуникация, башка төбәкләрдән аермалы буларак, бик сыйфатлы дәрәҗәдә эшләнгән. Коммуникация сөйләшү характерында бара. Хакимияткә булган ышаныч тавыш бирү ихтыяҗын күрсәтә, – диде ул.

Социаль маркетинг институтының сәяси анализ буенча директоры Виктор Потуремский да хакимияткә ышанычның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

– Без барлык төбәкләрдәге вазгыятьне тикшерү (мониторинг) белән шөгыльләнәбез. Башка төбәкләрдә хакимиятне яңарту тренды күзәтелә. Татарстанда бик югары ышаныч һәм традицияләр бәрабәренә уникаль вазгыять урнашкан: хакимият алдамый, халык мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле эшли. Иң мөһиме – кешеләр үзләренең карарлар кабул итүгә өлеш кертүләрен тоя, – дигән фикердә белгеч.

Социаль тикшеренүләр институтының директорлар советы әгъзасы, экспертлар советы җитәкчесе Глеб Кузнецов әйтүенчә, Татарстандагы халыкның сайлаудагы активлыгы берәүгә дә яңалык түгел инде.

– Быелгы сайлауның төп үзенчәлеге дип аның коронавируслы вазгыятьтә узуын атарга була. Халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәк иде. Татарстан бу бурычны үти алды. Өч көнлек тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Республиканың сайлау системасы заман чакыруына җавап бирә алды. Сайлаулар оешкан төстә үтте, – дип саный белгеч. – Бу инде – Татарстан өчен традиция. Республика куркынычсызлык таләпләренә туры килерлек югары активлык күрсәтте.

Зирәк һәм вакытлы адым

Моңа кадәр кулланылмаган тәҗрибә: Татарстанда сайлау барышында күзәтүче буларак блогерлар катнашты. Барлык белгечләр дә әлеге яңа алымны мактады. Аларның эше – тавыш бирү барышының ачык һәм законлы булуын тагын бер кат раслау.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, блогерлар сайлау процессына яңа караш алып килде.

  Блогерлар ярдәмендә без сайлауларның формаль түгел, хисле һәм урыны белән романтик булуын аңладык, – дигән фикердә ул. – Иң куандырганы шул: күзәтүчеләрнең 62 проценты – 18 – 35 яшь аралыгындагы кешеләр.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, бу блогерларның эшен карап, бүтәннәре дә кызыксынган. Ул сәяси вакыйгаларга блогерларны җәлеп итүнең алга таба да булачагын белдерде.

Блогерлар фикеренчә, социаль челтәрләрдә бу сәяси вакыйганы онлайн күрсәтү аларга язылучылар санын киметмәгән. Киресенчә, 500 – 1000 кешегә арткан да әле.

Руслан Мәҗитовка исә «сатылган» дигән тамга да салучылар булган. Блогер үзе:

– Кемгә сатылыйм? Мин бит берәүне дә пропагандаламадым. Бары тик сайлау барышының ачыклыгын гына күрсәттем, – ди.

Камилә Хафизова Казанның 252 номерлы сайлау участогында күзәтүче-блогер буларак катнашкан.

– Бу көннәр чын-чынлап тыгыз һәм вакыйгаларга бай иде. Укулар, дәүләт эшлеклеләре белән очрашулар, сайлау участогында тавыш бирү барышын күзәтү, матбугат конференцияләре, туры эфирлар… Искиткеч тәҗрибә! Мин зур җаваплылык тойдым, – ди ул.

«Татар-малай» – Ринат Галиәхмәтов: «Онлайн рәвештә килгән сорауларга җавап бирергә тырыштым. Сайлауларда нәрсә булганы безнең өчен сер кебек иде, ә хәзер үзең дә күзәтүче булып катнашкач, икеләтә кызык булды», – ди.

Әйткәнебезчә, белгечләр Татарстан кулланган әлеге яңа тәҗрибәгә «бишле» куйды. Бу үрнәктән башка төбәкләр дә файдалана алыр иде.

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, журналист Александр Малькевич сүзләренчә, күзәтүче-блогерлар эшеннән файдалану – бик вакытлы алым.

– Социаль челтәрләрдә «яшәүче» кешеләрне сайлауларның мөһимлеге турында традицион коммуникация каналлары аша бөтен төймәләре дә эләктерелгән кешеләр тарафыннан әйтелгән матур, дөрес сүзләр ышандырмый. Ә блогерлар үз теле белән үз аудиториясенә сайлаулар турында сөйли, җанлы аңлаша, – дип аңлатты белгеч.

«Чиста сайлау өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш блогер-күзәтүчеләрне мәгълүмат киңлегенең санитарлары дип атады.

– Бу – бик зирәк адым. Миңа бу ысул ошый. Аны киләчәктә дә куллану мөмкин. Блогерлар – җәмәгатьчелек фикере лидерлары, алар авангард булып тора, кешеләр аларга ышана. Әгәр дә алар чын күңелдән һәм гадел рәвештә вазгыятьне яктырта икән, бу – бик файдалы эш, – диде белгеч.

Нәтиҗә

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев быелгы муниципаль сайлауларда көчле көндәшлек булуын билгеләп үтте. Кайбер үз-үзен тәкъдим итүчеләрнең сайлау кампаниясеннән төшеп калуларын искәртте. Андрей Кондратьев әйтүенчә, моның сәбәбе – заманча сайлау системасының җитдилеге һәм кандидатларның моңа әзер булмавы.

Аерым алганда, Кондратьев шушы тыгыз сайлау алды һәм сайлау көннәрендә эшләгән һәркемгә рәхмәт әйтте. Куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча сәламәтлек саклау тармагына да, хокук саклау органнарына да мөрәҗәгатьләр булмаган.

ТАВЫШ БИРҮ – САННАРДА 

Татарстан барлык төбәкләр арасында халыкның сайлауга килүе буенча лидер булып танылды. Республикадагы күрсәткеч – 73,66 процент (чагыштыру өчен: иң түбән күрсәткеч – Архангельск өлкәсендә, анда сайлаучыларның 22,38 проценты гына тавыш биргән). Гражданлык бурычын республикада яшәүче 2169236 кеше үтәгән.

Россия Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми мәгълүматларына карасаң, Конституция үзгәрешләренә тавыш бирү белән чагыштырганда, Россиядә – халыктан килгән шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр саны  2 тапкыр, Татарстан буенча 3,5 тапкыр кимегән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «кайнар линия»сенә барлыгы 537 шалтырату килгән. Шуның 352се – гомуми-мәгълүмати характердагы мөрәҗәгатьләр. 131 шалтырату – өйдә тавыш бирү өчен гариза тапшыручылар, 54 мөрәҗәгать тавыш бирү барышына бәйле булган.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «телеграм-бот»ына 124 985 кеше мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республикадагы сайлауларда хокук бозулар турында 50 мөрәҗәгать алган.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү