Фатыйх Сибагатуллин: «Татарстанда милли туризм булдырырга кирәк»

Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дип исемләнгән мәкаләсен 25 июльдә «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» газеталарында дөнья күргән көнне үк кат-кат укыдым, аннан архивка куйдым. Президентыбыз күңелендә еллар дәвамында тупланган фикерләр җыелмасы, миллионлаган милләттәшебезгә мөрәҗәгать бу. Әлбәттә, мәкаләдә күтәрелгән мәсьәләләр сәбәпсез генә тумаган, милләт язмышы уйландыра, борчылдыра. Һәрберебез киләчәгебез өметле, ышанычлы булсын өчен үзеннән өлеш кертергә, кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы.

Чын-чынлап без – бөек, күпгасырлык бай тарихлы халык. Россия Президенты Владимир Путин юкка гына: «Татарларсыз Россия булмас иде», – дип әйтмәде инде. Татарлар гомер-гомергә Көнчыгышта – Көнбатыш дөньяның, Көнбатышта Көнчыгышның бер өлеше булып торган. Тарихны өйрәнәсе дә өйрәнәсе, үзебезне танытасы әле, әмма Сабантуй, спорт ярышлары белән генә әллә ни ерак китеп булмас. Соңгы вакытта киң кулланыш алган туризм юнәлеше халкыбызны танытуда иң кулай чараларның берсе дип уйлыйм.

Милли туризм. Мин аны ничек күзаллыйм?

Милли туризм өчен бездә менә дигән шартлар бар: иң беренче чиратта Казан –Питрәч – Теләче – Саба – Кукмара – Балтач – Арча – Әтнә – Биектау маршрутын күздә тотуым. Бу төбәкләрдә табигать бик чиста, зур предприятиеләр, нефть вышкалары юк, зур юл трассаларыннан читтә. Нәкъ менә аларда экологик чиста продукция җитештерелә һәм татарның гореф-гадәтләре, сөйләме яхшы сакланган. Яшь буынның сәламәтлеге турында да ныклап кайгыртыла. Сер түгел: мәктәп балалары хәзер артык авырлыктан, аллергиядән җәфа чигә. Мәктәпләрдә балаларга нәрсә ашатабыз, ашамлыкларны үстергәндә таләпләр сакланамы, ашламалар куллану ни дәрәҗәдә, җирләр известьланамы? Питрәч районы хуҗалыкларында шушы сорауларга тулы җавап табып була һәм җаваплар шатландыра. Димәк, туристларда да җаваплар кызыксыну уятачак. Аннан килеп Шаһгали, Ленино-Кокушкино авыллары юл өстендә генә. Кокушкинодагы музейда реконструкция эшләре бара.

Теләчегә дә юл сузымы гына ара. Анда исеме бөтен республикага мәгълүм көрәшче егет Сәгыйт Гыйниятуллиннар ат үрчетә. Атларның да ниндиләрен генә әле?!

Безнең халык эшкә җигелмичә, иркендә, көтүдә йөрүче атларга елкы атлары дигән исем кушкан. Алар – сую өчен махсус симертелгән сугым атлары. Бу урында: «Биек тауның башларында елкы йөри көтүсез», – дигән җырыбыз да хәтердә яңара. Җигелгән, иярле аттан исә мактап ашарлык казылык чыкмый. Теләчедә ат асрауның серен бик яхшы беләләр, алар серне башкалар белән дә уртаклашырга әзер.

Теләчедән Сабага да әллә ни ерак ара түгел, юл яхшы. Байлар Сабасы үзенең төзек йорт-җирләре, каралты-куралары белән таң калдырса, райондагы урман хуҗалыгы Россиядәге бердәнбер селекция үзәге буларак җәлеп итә, ботаника бакчасы бик бай, анда үсемлекләрнең ниндие генә юк?! Шифалы үләннәр белән танышу, мәгълүмат алу – үзе бер могҗиза. Анда бизәкләп-чуклап савыт-сабалар ясау да җайга салынган. Музейны исә Татарстан урман хуҗалыгы музее итеп көйләгәндә тагын да отышлырак, нәтиҗәлерәк булыр иде кебек. Урман хуҗалыгын үстерүгә Нургали Миңнеханович кебек зур өлеш керткән шәхесләребезне барлап, аларга музей түрендә урын бирү, урманчылар аллеясы булдыру – шулай ук изге гамәлләребезнең берсе. Кодрәтемнән килсә, Урман хуҗалыгы министрлыгын да табигатьнең шушы гүзәл почмагына күчерер идем.

Янәшәдә – Кукмара. Ул биек таулары, шулай ук милли бизәлешле торак          йортлары белән каршылый. Бер бистәгә халык телендә «Поле чудес» дигән исем дә бирелгән. Сокланып туймаслык бистә ул. Кукмара халкы кул эшләренә бик оста, йортларның бизәлешендә ул ачык чагыла һәм анда эшләнгән савыт-сабалар, киез итекләр, мех фабрикасы, тегү фабрикасы уңганнары әзерләгән өс киемнәре кемне генә кызыксындырмас та, шул осталыкка рухландырмас икән?! Кукмара – борай белән дә үзенә җәлеп итә торган төбәк әле ул. «Борай бәлешеннән авыз итмичә, без моннан китмибез», – дип әйтүчеләр дә табылырга мөмкин. Үзе тәмле, үзе туклыклы, бары тик Кукмарада гына күпләп үстерелә торган  ашамлык ул. Районга аяк баскан кешенең Вахитов исемендәге, «Урал» күмәк хуҗалыкларында булмый китүен мин  күз алдына да китерә алмыйм. Аларда һәр тарафтан яшәү рәвешләрендә, үз-үзләрен тотышларында, сөйләмнәрендә дә миллилек ярылып ята. Заманча эшли, заманча яши торган хуҗалыклар алар. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә хезмәт күрсәткечләре республикага үрнәк. Шушы хуҗалыкларда булу үзе мәртәбә. Кунакларга алар һәрвакыт шат һәм мул сыйлы өстәлләре дә әзер, рестораннары эшләп тора.

Балтачның Кара күле – шулай ук һәркемне җәлеп итәрлек урын. Буа бусаң, чаңгы базасы булдырсаң, андагы могҗиза бермә-бер артачак кына. Район үзәгендәге Мортаза йорты әлегә буш тора, аны музей итү мәслихәт булыр иде, экспонатларны әллә ни ерактан эзләп йөрисе дә юк: Чепьядагы  халыклар бердәмлеге музее шыплап тулган, аның татар тарихына кагылышлы өлеше Мортаза йортына күчерелсә, бик әйбәт булыр иде.

Себер трактындагы Карадуган музее – үзе бер тарих, әби патша заманыннан ук сакланып калган ике километр чамасы юл да шушында.

Тукай – Кырлайга чыкканда заманында чыпта сугу, оста тегүчеләре белән дан алган, Марат Әхмәтов, Вагыйз Минһаҗев туып үскән Хәсәншәехка (минем әнием дә шушы авылдан), янәшәдәге туган авылым Апазга тукталмыйча һич мөмкин түгел. Яхшы хәтерлим: Апаз базарлы авыл иде, базарга килүчеләрнең – абый-бабайларның, удмурт, мари агайларының атларын карап торып акча эшләгән вакытларым да булды. Хәсәншәехлеләр, инде язуымча, чыпта сугып көн күрде. Көнгә 40ар чыпта сугалар, һәркайсы 50шәр тиеннән сатуга чыгарыла. Хезмәт көненә 400 грамм ашлык бирелгән заман өчен әйтеп-сөйләп бетерә алмаслык өстәмә иде бу. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс, дип халкыбыз юкка гына әйтмәгән.

Аннан инде Кырлайга да ерак калмый. Тукай, аның иҗаты, тормышы, язмышы белән кызыксыну елдан-ел арта, шуңа да Кырлайдагы милли хәзинәне дөнья күләмендәге дәрәҗәгә күтәрергә кирәк дигән фикердәмен.

Ашытбаш, Ташкичү (Мәрҗани музее шушында) авылларындагы музейлар да туристларны кызыксындырырлык.

Арча үзе дә, әлбәттә, төзеклеге һәм дә миллилеге белән җәлеп итәчәк. Шул ук вакытта читек-кәвешләр, чүәкләр эшләү дә әүвәлгечә гамәлгә кертелсә, бик мәслихәт булыр иде. Заманында Арча читек-кәвешләре Париж ярминкәсендә алтын медальгә  лаек булды.

Аннан мин педагогия көллиятен балалар бакчалары өчен тәрбиячеләр, башлангыч класслар өчен мөгаллимнәр әзерләү белән беррәттән, киләчәктә милли кадрлар әзерләүче югары уку йорты итеп тә күрәм. Сүзем – көллият базасында Милли университет төзү кирәклеге хакында. Монда белем бирү өчен тәҗрибәле кадрлар да, база да бар. Яхшы әзерлекле, милли кадрларга ихтыяҗ исә елдан-ел арта. Берничә телдә укытылучы мәктәпләргә дә, югары уку йортларына да алар бик кирәк. Тормышта алар хәлиткеч роль уйный. Шәхсән мин үзем дә тарих, милләт язмышы белән кызыксына башлавымны Шушмабаштагы укытучым Разия апа Сәйфетдинова биргән белем оеткысы, дим. Ул бик зыялы нәселдән иде һәм безгә милләтнең кемлеген, нинди булырга тиешлеген төшендерде.

Арчада Милли университет булдырырга Ходай Тәгалә үзе кушкан! Фикер ияләре, илаһи затлар, Мәрҗани, Курсави, Күлтәси, бөек Тукайны, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка күп кенә шәхесләрне тәрбияләп үстергән затлы, зыялы район ул.

Әтнәбез исә – чын-чынлап милли рух, милли төсмерләр сакланган, бик күп галимнәр, генераллар тәрбияләгән төбәк, дисәм һич арттыру булмас. Район булып оешканнан соң Әтнә һәр тармакта да – республикада лидерлар исемлегендә, әтнәлеләрнең адымнары нык, ышанычлы. Районның Дөбьязга таба юл өстендәге Бәрәзә, Бәрәскә авыллары төзеклеге, чисталыгы белән һәркемне сокландыра.

Биектау, Дөбьяз зоналары да экологик яктан бик чиста, халкы тырыш, эшчән, сәләтле. Сәләтле дигәннән, «Сания» дип исемләнгән беренче татар операсын 1924 елда композитор Солтан Габәши иҗат иткән, Салих Сәйдәшев тә –  шушы яктан.

Безнең милләт үтә бай тарихлы, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, үзенчәлекләрен саклап кала алган халык. Үз милләтебезне таныта белү дә бик кирәк. Владимир Путинның илкүләм проектларына нигезләнеп, Татарстандагы милли туризм шуңа булышлык итәр иде. Киләчәгебез исә үткәнне барлап, аңа игътибарлы булуда, туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятебезне, рухи һәм әхлакый юнәлешләребезне, динебезне саклауда.

Фатыйх Сибагатуллин,

Россия Дәүләт Думасы депутаты


Фикер өстәү