Россиянең 26 төбәгендә яшәүчеләрнең яртысында коронавируска иммунитет булуы ачыкланган

Илнең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләрнең яртысында коронавирустан иммунитет формалашкан инде. Димәк, аларга ковидтан вакцина да ясатып торасы юк.  Июнь-август айларында Россиянең 26 субъектында 74 меңнән артыграк кеше тикшерелгән. Нәтиҗәдә яңа коронавирус инфекциясенә иммунитеты булган кешеләр санының 4,3 проценттан 50,2 процентка җиткәнлеге ачыкланган. Бу хакта “Роспотребнадзор” матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 төбәктә иммунитет күрсәткече 20 проценттан артып киткән. Шул ук вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (1дән 6 яшькә кадәр),  башлангыч һәм урта сыйныфларда укучыларның (7дән 13 яшькә кадәр) максималь күрсәткечләргә ия булуы билгеләнгән. Бу яшь төркемнәрендә иммунитет күрсәткече уртачадан  1,3–2,1 тапкыр артып киткән. Моннан тыш медицина хезмәткәрләрендә һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрдә дә иммунитетның зуррак дәрәҗәдә икәнлеге мәгълүм булган.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тикшеренүнең икенче этабы кысаларында алдагы этапта катнашкан шул бер үк кешеләрнең вируска бирешүчән-бирешмәүчәнлеге тикшереләчәк. Тикшеренү Татарстанда да узачак.

 


Фикер өстәү