Коронавирус беркая да китмәде

Илнең кайбер төбәкләрендә коронавирус белән авыручылар саны арткан. Россиянең cәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, моның сәбәбе кешеләрнең ялдан чыгуына да бәйле. 4 сентябрьдән көн саен 5 меңнән артык кешедә әлеге чир табыла. Татарстанда узган тәүлектә 23 очрак теркәлгән.

Коронавирус беркая да китмәде. Чит илләрдә ачыкланган очраклар соңгы көннәрдә янә арта башлады. Кичә бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин да әйтте. «Көзгә кергәч, ОРВИ, грипп белән авыручылар саны арта. Шуңа күрә белгечләр әйткәнгә колак салырга, үзебезне һәм якыннарыбызны сакларга кирәк, – диде Премьер-министр. – Җәмәгать урыннарында битлек кияргә, социаль дистанцияне сакларга кирәк». Мишустин сүзләренә караганда, коронавируска каршы көрәш көн кадагында кала бирә.

Кызганыч, коронавирус турында һаман саен кабатлап торсалар да, онытылып китүчеләр аз түгел. Төркиядә ял итәргә теләүче якташларыбызны да коронавирус куркытмый. Үзләре әйтмешли, ял вирустан мөһимрәк.

Төркиядәге чикләүләр турында анда яшәүчеләрдән белештек.

– Бездә хәлләр бик яхшы түгел. Хастаханәләр тулы, күп кешеләрне өйгә дәваланырга җибәрәләр. Урамга бик чыгып йөрмим. Кибеткә кирәк-яракка гына барырга тырышам. Анда да пирчәткә, ике кат битлек киеп кенә чыгам, – ди Төркиядә яшәүче укучыбыз Ләвәнт Булут.

Төркиядә яшәүче Актаныш кызы Айзирәк Гәрәева-Акчура әйтүенчә, битлек кию һәр җирдә дә мәҗбүри. Үзләре исә комлыкка бармаганнар, әмма җыеналар.

Мармарис шәһәрендә гомер итүче Зәйнәп диңгездә ял итүчеләрнең күплеген әйтте.

– Чикләүләр бар. Битлекне 16 марттан бирле салган юк инде. Салсаң, штраф түләтәләр. Әгәр битлексез булсаң, 250 лира, битлексез керсәң, кибет җитәкчелегенә 6 мең лира штраф каралган. Контроль көчле булса да, туристларга таләпләр йомшаграк. Алар арасында битлектән йөргәннәр дә бар. Ял итәргә килүчеләргә штраф салмыйлар, әмма кисәтәләр,  – ди ул. – Коронавирус белән авыручылар күп, үзем дә ике атна буе салкын тиеп авырыйм. Шулай да эшкә йөрим. Бездә битлекләр очсыз. Аны кию модага әйләнде, хәтта су коену костюмына туры китереп тектерәләр. Өч көн саен шәһәрне шампунь белән юалар, махсус машина йөри. Бөтен җирдә – антисептиклар. Барлык рестораннар да эшләми, иләк аша узганнары гына ачылды.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге белдергәнчә, узган тәүлектә республикада коронавирус белән авыруның яңа 23 очрагы теркәлгән. 21 кеше өйдә дәваланса, 2 кеше хастаханәгә озатылган. 1 кеше вирусны читтән ияртеп кайткан, калганнарына авырулар белән аралашкач йоккан. Авыру эләктерүчеләрнең яртысы – 30 – 50 яшьлек кешеләр. Яңа очраклар Казан, Саба, Буа, Әлмәт, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Теләче, Түбән Камада теркәлгән. 14 сентябрьгә китерелгән мәгълүматларга караганда, яз башыннан алып республикада коронавирусның 6858 очрагы ачыкланган, 5651 кеше терелгән.

 

 

                                                                       Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү