Коронавирус кичергән кешенең ничә көн дәвамында  авыру йоктыру мөмкинлеге ачыкланган

Ковид кичергән кеше 90 көнгә кадәр вирус бүлеп чыгара, дип белдергән “Роспотребнадзор” башлыгы Аннан Попова. “Безнең күзәтүләр буенча – 48 көнгә кадәр. Ә чит илләрдә – 90 көнгә кадәр йогышлы булып калучылар бар. Кешенең авыру билгеләре инде юк, каны да, башка күрсәткечләре дә әйбәт. Әмма барыбер борыныннан вирус бүленеп чыга”, – дип сөйләгән ул Россия Фәннәр академиясе президиумы утырышында. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Шул ук вакытта медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн коронавирус инфекциясеннән чирләүченең ике атна дәвамында тирә-юнендәге кешеләргә куркыныч тудырырга мөмкин булуын әйткән. Ул шулай ук чирне кабат ияртү, шул исәптән прививка ясатканнан соң да чирләү куркынычының тулысынча юкка чыкмавын искәрткән. Прививка фәкать чир йоктыру куркынычын киметә генә, дигән ул.

 


Фикер өстәү