Салават: «Безнең эстрадада КХТИ студентлары профессионалларга караганда да күбрәк»

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Казан Ратушасында Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы барышында продюсерлык, эстрада җырчыларын укытуга бәйле сорауны күтәрде. Шулай ук җырчы Россия халыклары милли мәдәниятләренең күптөрлелеген күрсәтүче яңа телеканал төзергә тәкъдим итте.

Әлеге утырыш Россия мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәясәт, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында уза.

Җырчы фикеренчә, Татарстанда продюсерлар әзерләүче урыннар юк. Андый белгечләрне ГИТИС кына әзерли. Артистларның эшкә урнашуы да кискен мәсьәлә булып кала бирә.

— Безнең эстрадада КХТИ студентлары профессионалларга караганда да күбрәк, — диде Салават.

Җырчы әйтүенчә, «Триколор»да 916 канал бар. Тик «Культура» каналы бер генә.

— Россиягә бөек илебезнең барлык халыклары да тәкъдим ителгән телеканал кирәк. Кызганыч, Татарстан, Чувашия, Мордовия, Удмуртия мәдәнияте федераль каналларда бөтенләй диярлек күрсәтелмәгән. Булса да, бик аз, — диде ул.


Фикер өстәү