Көзге куртканы ничек сайларга?

Кояшлы, җылы әбиләр чуагы белән сөендергән көз озакламый чын «холкын» күрсәтә башлар. Аяз һава торышына яңгырлы, сазлы, салкын көннәр алмашка килер. Бу чорга алдан аяк киенер чак.

Салкын көзгә җылы куртканы ничек сайларга стилист Галия Сафина киңәш бирә

«Елак көзге көннәрне ачык төсләр белән яктыртабыз. Быелгы көздә кызгылт гәрәбә, зәңгәр, саргылт-яшел, яшькелт, персик, шәмәхә, ком төсләре модада. Озынлыгы тез астыннан булган (миди), «одеял» һәм «оверсайз» тибындагы киң курткаларга өстенлек бирергә киңәш итәм», – ди стилист. Көзге җылы куртка сайлаганда тагын нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?

Материал. Көзге калын курткалар, гадәттә, полиамид, полиэстер, нейлон кебек җиңелчә материаллардан тегелә. Полиэстердан тегелгән куртка йомарланмый, күпме юсаң да формасын югалтмый, төсе дә уңмый, яңгыр үткәрми, җилдән саклый. Полиэстер ярдәмендә хәтта машина шиннарын да ныгыталар. Дөрес, бу материалның кимчелекләре дә җитәрлек. Ул тәнне «сулатмый», электрлаша. Полиамидтан тегелгән курткалар бик җиңел, йомшак, йомарланмый, югач утырмый, тиз кибә. Полиэстер кебек полиамид та тәнне «сулатмый», тапланса, чистартып бетереп булмый. Кибет-базарларда тәкъдим ителгән аллы-гөлле курткаларның күбесе нейлоннан тегелә. Шактый арзанлы саналган бу материал чыдам, җиңел булса да, яңгырдан соң тиешенчә киптермәсәң, сузыла.

Җылыткыч материал. Куртканың җылылыгы да, бәясе дә, нигездә, аның нинди җылыткыч материалдан торуына бәйле. Көзге өс киеме, гадәттә, мамык һәм синтепон эчлектән тегелә. Мамык җылыткычлы куртка бәясе ягыннан шактый кыйммәт торса да, җылы булуы, җиңеллеге белән аерылып тора. Дөрес итеп кулланган очракта андый куртканы ун ел да кияргә мөмкин. Сыйфатлы мамыктан тегелгән куртканың авырлыгы бер килограммнан да артмаска, төрелгән халәттә кулчатыр капчыгына сыярга тиеш. Мамык җылыткыч «көйсезлеге» белән дә аерылып тора. Тиешле температура, шартларны үтәп юмасаң, эчтәге мамык укмашып, куртканың формасын югалтуы да бар. Су үткәрми, югач формасын югалтмыйча тиз арада кибә торган синтепон җылыткыч исә тәнне сулатмый, еш юсаң, вак кисәкләргә таркала.

Фигура үзенчәлекләре. Дөрес сайланган кием теләсә кайсы фигураны рәткә кертә ала. Мисал өчен, кыска буйлы кешеләр еш кына озын курткаларга өстенлек бирергә тырыша. Шул рәвешле алар озынрак булып күренергә тели. Чынлыкта исә озын куртка кыска буйлы кешене тагын да тәбәнәк күрсәтә. Шуңа күрә андыйларга бот уртасыннан аз гына өстә торган өс киеме алырга киңәш итәр идем. Озын буйлыларга исә теләсә нинди озынлыктагы куртка килешәчәк. Тулы гәүдәле кешеләргә исә сыланып торган өс киеме бара. Анда тырпаеп торган кесәләр, киң яка, куртканың аскы ягын җыеп торган резинка да булмасын. Ябык кешеләргә биле беленеп тормаган, киңрәк куртка сайларга кирәк.

Үлчәм. Көзге җылы куртка сыланып торырга тиеш түгел. Аны сайлаганда калын кофта өстеннән киеп карасагыз, алданмассыз. Көзге куртканы, моделенә карап, бер размерга зуррак алсаң да була.

Фурнитура. Куртка тыштан ничек балкып торса, эчке ягы да шундый ук пөхтә булырга тиеш. Шуңа күрә аны сайлаганда җөйләргә кадәр игътибар итсәң дә комачауламас. Алар яхшылап тегелгән, бер эзгә бастырылган булсын. Аннан-саннан җепләр чыгып тору да куртканың сыйфат ягы аксауны күрсәтә. Элмәкләре сүтелмәгәнме? Төймәләре ныкмы? Замогы йөриме?

Киеп карау. Җылы куртканы киеп караганда түбәндәге сорауларга җавап табарга тырышыгыз. Төймәләрен каптырып, замогын күтәреп киеп куйгач, җыерылып, кабарып торган урыннар пәйда булмыймы? Үз-үзегезне кочаклый, иркенләп иелә-бөгелә аласызмы? Кулларны өскә, ян-якка күтәргәндә уңайлымы? Җилкәләре дөрес утырамы?

Белә идегезме?

Кайчак куртканы тулысынча юмыйча, табын гына сөртеп алу да җитә. Моның өчен бер стакан суга 2 чәй кашыгы савыт-саба юу сыекчасы, нашатырь спирты салып, шуны куртканың таплы өлешенә сөртергә кирәк. Тапларны 1:1 исәбеннән ясалган водород перекисе белән нашатырь спирты катнашмасы ярдәмендә дә бетерергә мөмкин. Алда телгән алган катнашмалар куртканы бозмасын дисәң, башта аны киемнең күренми торган эчке почмагына сөртеп карарга кирәк. Сөрткәч тә озаклап тотмыйча, тиз генә сөртеп алу хәерле.


Фикер өстәү