Хастаханәләр гадәти эш режимына кайта

Республикада дәвалау оешмалары коронавируска бәйле чикләүләр вакытында апрель аеннан планлы эшләрне туктатып торган иде. Диспансеризация тикшерүләре тукталды, сырхауларны хастаханәгә салмадылар, операцияләр дә кичектерелде. Дөрес, ашыгыч ярдәм күрсәтелергә тиешле авыруларны кире бормадылар. Хәзер алар бер-бер артлы планлы эшкә күчәләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында сорауны катгый куйды: барлык планлы ярдәм вакытында һәм сыйфатлы итеп күрсәтелергә тиеш. Вакытында күрсәтелмәгән ярдәм аркасында кайбер авыруларның катлаулануына юл куймау мөһим.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Республика офтальмология клиник хастаханәсендә, МКДЦда сырхаулар күплеген искә алып, май аенда ук планлы эшкә кире кайттылар. Республика клиник хастаханәсе базасындагы травматология үзәге вакытлыча госпитальгә әйләнгән иде. Анда республика буенча ковидлы хасталарны ташыдылар. Авырулар азаю сәбәпле, август азагында госпиталь ябылды һәм травма үзәге авыруларны элеккечә кабул итә башлады.
– Консультатив сырхауханәдә дә, хастаханәсендә дә, барлык белгечлекләр буенча эш алып барыла. Ике-өч атнада мөрәҗәгатьләр саны артты, – ди Республика клиник хастаханәсенең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Айдар Баһаветдинов. – Алдан язылу буенча кабул итәбез. Моны интернет аша башкарырга мөмкин. Табибка кергәндә кешенең кулында юллама һәм электрон талон була. Телемедицина ысулы да кулланыла. Ул эш районнар заявкасыннан чыгып оештырыла. Белгечләребез ерак районнарда яшәүчеләргә төрле мәсьәләдә консультация бирә.
Республика клиник онкология диспансерында пациентларны кабул итү тукталып тормады. Шулай да үзизоляция чорында килүчеләр саны азайган. Моңа район-авыл җирендәге юл өзеклеге, смс белән генә йөрү рөхсәт ителү дә сәбәп булырга мөмкин. Яшерен-батырын түгел, байтак кеше чир ияртүдән куркып, хәтта туганнар, күршеләр белән аралашудан да тыелды. Хәзер диспансерга медицина ярдәме алырга килүчеләр арткан. Хастаханәгә ятарга җыенучының кулында табиб әйткән анализ нәтиҗәләреннән тыш, ковид белән авырмаганын раслаучы белешмә дә булырга тиеш. Әлеге анализ нәтиҗәсе 7 көн гамәлдә.
Ковид белән авырмаганлыкка анализ нәтиҗәсен башка дәвалау оешмаларында да сорыйлар. Хастаханәдә ятарга уйласаң, шулай ук анализсыз булмый. Питрәч районында яшәүче Фәридә Шакирова район үзәк хастаханәсендә дәваланырга җыена. Ул байтак еллар диабет белән авырый. «Бу арада сырхауханәдә күп йөрергә туры килде, – ди Фәридә ханым. – Башта бушлай дарулар өчен рецепт яздырырга бардым, аннары анализлар тапшырдым. Коронавирус буенча да кирәклеген белмәдем. Белсәм, барысын берьюлы хәл иткән булыр идем, болай озаккарак сузылды».
Республика клиник офтальмология хастаханәсеннән дә кеше өзелми. Амбулатор сырхауханәнең кичекмәстән ашыгыч ярдәм күрсәтү кабинетларына атна саен 600ләп кеше мөрәҗәгать итә икән. Травма алучылар байтак. «Күзем бик каты авырта, күрүем кисәк начарланды», – дип килүчеләр дә бар. Хастаханәгә атна саен уртача 400гә якын кеше дәваланырга ята. Болар нигездә – травма алучылар, глаукома, катаракта белән авыручылар, диабет чире аркасында килеп чыккан ретинопатиядән өзлегүчеләр.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән Республика балалар клиник хастаханәсендә дә планлы кабул итү тукталып торган. Июль аенда исә андый чикләү бетерелгән һәм элеккеге режимда эшлиләр. Вирустан саклану чаралары һаман да күрелә. Эшләүче персоналның көн саен температурасын үлчиләр, сәламәтлеген тикшерәләр. Чиратлар булмасын өчен пациентлар алдан язылган вакытта килә. Район үзәк хастаханәләрендә дә эш тулы көченә дәвам итә.
– Коронавирустан куркып, сырхауханәгә бармыйм, дигән сүзне ишеткәнем дә, андый кешене күргәнем дә юк, – ди Мөслим районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. – 65тән өлкәнрәкләрне медицина тикшеренүе үтәргә авыллардан алып килә башладык. Әби-бабайлар бик теләп йөри.
Мөслимдә диспансеризация дә үткәрә башлаганнар. Хирургия бүлегендә дә эш кайный. Соңгы атналарда үт куыгына операция ясатучылар байтак булган. Бу районда, шөкер, коронавирус йоктыручылар аз.
– Планлы эшләүгә күчкәч, иң беренче итеп, халыкны диспансеризациягә чакыра башладык, – ди Әтнә районы үзәк хастаханәсе баш табибы Элдар Яруллин. – Бер үк вакытта гриппка каршы вакцина да ясатып китәләр. Өч көн дәвамында сайлау участоклары янында да шул эшне оештырдык. Дөрес, вакцинацияләүне теләсә кайда үткәрергә ярамый. Аның өчен махсус җиһазланган кабинет кирәк. Белгеч башта кешенең хәлен сораша, температурасын үлчи. Авырмаган очракта гына прививка ясый. Соңгы ике атнада районда ковидлы сырхаулар саны азайды, сезонлы чирләр – ОРВИ, ОРЗ очраклары арта.
Лаеш районының Кече Елга авылы фельдшеры Рита Рәхимова гриппка каршы вакцинаны үзе ясый. Авыл кешесенә аның өчен районга хәтле барырга кирәкми.
– Бер атна эчендә 80 кешегә ясадык. «Аны ясатудан ни файда, барыбер авырыйсың», – дип каршы чыгучылар да бар, – ди Рита. – Аңлаткач, кайберсе фикерен үзгәртә. «Ел саен ясатам, файдасын күрәм», – дип әйтүчеләр күбрәк. Үзем дә, ирем дә бер елны да ясатмый калмыйбыз. Якын аралашкан кешеләр арасында коронавирус белән авыручылар бар, шөкер, мин чирләмәдем. Соңгы елларда пневмококка каршы вакцина да ясата башладык. Аны бигрәк тә бронхит, астма, тын юллары чирләре белән авыручыларга ясатырга киңәш ителә. Шуннан соң өянәк булмый башлады, дип рәхмәт әйтүчеләр бар. Элек үзем дә, бераз чирләп алгач, озак йөткерә идем, хәзер алай булмый.
Авыл фельдшерлары коронавируска шикле авыруларны район үзәк хастаханәсенә җибәрә. Анда аларны махсус кабинетта кабул итәләр. Рита Рәхимова Кече Елгада яшәүче 65тән өлкәнрәкләрнең исемлеген төзегән. Тиздән аларны районга тикшеренергә алып барачак икән. Кыскасы, чикләүләрдән соң тормыш үз эзенә кайта башлады.

Фәния Арсланова

Сүз уңаеннан
Бу көннәрдә Казанда «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Сукно бистәсе», «Әмәт», «Җиңү проспекты», «Дубравная» метро станцияләре янында гриппка каршы вакцина ясатырга мөмкин. Анда «ашыгыч ярдәм» машиналары куелды. Белгечләр өч атна дәвамында вакцина ясаячак. Бу атнада беренче сменада – 8дән 14, киләсе атнада 12дән 18 сәгатькәчә, өченче атнада янә иртәнге сәгатьләрдә эшләячәкләр. Үзегез белән паспорт һәм медицина иминияте полисын алырга онытмагыз.


Фикер өстәү