Татарстанда сыер саны кимү нәрсә белән бәйле?

Татарстанда сыер саны кимегән, сөт савып алу 25 процентка арткан. Брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров моны максатчан эш дип белдерде. 

– Малларны сәламәтләндерү, сөт савып алуны арттыру буенча максатчан эшлибез. Безнең авыру, лейкозлы терлекләребез бар. Шул ук “Агросила” һәм “Кызыл Шәрыкъ” компанияләре белән өч елга исәпләнгән юл картасын төзедек. Мастит һәм башка авырулары булган сыерларны кыскартырга кирәк. алар 2-4 литр сөт бирә. Болар зыянга эшли торган маллар. Ләкин безнең әлеге компанияләр белән, авыру терлекләр өчен сәламәтләрен алу турында килешүебез бар. Аларның каян алынуы (Россиядәнме, Европа илләреннәнме) мөһим түгел. Һәм без бу юнәлештә эшлибез, – диде министр.

Аның фикеренчә, малларны сәламәтләндерү һәм киләчәк өчен башка юл юк.

Бүген “Агросила” Азнакайда яңа комплекс төзи. Республикада барлыгы 16 яңа комплекс сафка басачак. Ел ахырына кадәр 30 мең тирәсе баш терлек сатып алмакчы булабыз. Хуҗалыкларның намуслылыгына өметләнәбез, – дип тәмамлады сүзен Марат Җәббаров.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 


Фикер өстәү