Хикмәт һава торышында гына түгел: игенчелектә иң уңышлы районнар билгеле булды

Татарстанда урып-җыю эшләре тәмамланды, дип әйтергә дә мөмкин. Нибары 2 мең гектар мәйданны гына җыеп аласы калды. Бу хакта журналистларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Быел уракны беренче булып Әтнә районы төгәлләде. Аларның яңа ашлыктан пешергән икмәген беренчеләрдән булып республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авыз итте. Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан амбарларына 5,3 млн тонна ашлык салынган. Нибары 8 районда: Баулы, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Азнакай, Мамадыш, Менделеевск районнарында якынча өч көнлек урып-җыю эше калган. Бөртеклеләрнең уңдырышлылыгы гектарына уртача 35,3 центнер тәшкил итә.
– Югары нәтиҗәләргә ирешүдә быел безгә уңай һава шартлары ярдәм итте. Әмма тиешле технологияләр кулланмыйча, һава торышы белән генә уңышка ирешеп булмый. Уңдырышлылыкны арттыруда игенчелек культурасын үстерү, ашламалар кертү, профессиональ эшләү, үсемлекләрне дүрт тапкырга кадәр эшкәртү, орлыклар белән эшләү уңай роль уйнады, – диде министр.
Уңдырышлылык буенча артта баручылар рәтендә елдагыча Әгерҗе (20,0 ц), Әлмәт (24,7 ц), Югары Ослан (25,4 ц), Яшел Үзән (28,5 ц), Кама Тамагы (28,8 ц) районнары. Ни өчен бер үк районнар ел да начар нәтиҗәләр күрсәтә? Журналистларның бу соравына Марат Җәббаров менә нәрсә дип җавап бирде:
– Күп булгач, барысын да күреп тә бетереп булмыйдыр инде. Анысы да бар… Бүген, мәсәлән, Әгерҗе районын алсак, анда «Ак Барс» агрохолдингы эшли. Яңа хөкүмәт рәисе килгәч, фермерлар, агрохолдинг җитәкчелеге белән сөйләшеп, 15 – 20 мең гектар җирне фермерларга бирдек. Алар «Агростартап» конкурсында катнашып, эш башлады. Бүген фермерлар җирләрне дә эшкәртә, эшне дә алып бара, фермаларны да төзекләндерә. Күрсәткечләрне яхшыртуда аларның өлеше булыр дип өметләнәбез. Казанга якын булган Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарын алсак, монда файдаланмаган җирләр проблемасы бар. Үз вакытында акчалы кешеләр җирләрне алган да анда берни эшләмәгән. Быел без Россельхознадзор, прокуратура белән сөйләшеп, һәр җирнең хуҗасын үзебезгә чакырып, комиссияләр оештырып, бу җирләрне әйләнешкә кертергә тырышабыз.
Республикада эшкәртелмәгән җирләр 60 – 70 мең гектар мәйданны алып тора. Министр бу уңайдан атна саен районнар белән видеоконференцияләр уздыруын, Иннополис белгечләре ярдәме белән эшкәртелми торган җирләргә анализ ясалуын әйтте.
– Безне ишеткән хуҗалары җирләрне фермерларга, оешмаларга арендага биреп эшкәрттерә. Кем безне ишетәсе килми, сүзләребезгә колак салмый, алар белән Россельхознадзор, прокуратура сөйләшә. Кыскасы, бу эшне һәр район белән алып барабыз. Киләсе язга кадәр әлеге проблемалы зоналарны чишәргә дип ниятлибез, – диде ул.
Әлеге вакытта киләсе ел уңышына әзерлек белән беррәттән, кырлардан силоска дигән кукуруз (барлык мәйданның 7 проценты җыелган), рапс, шикәр чөгендерен җыеп аласы бар. Шушы көннәрдә генә кайбер районнар көнбагыш уңышын җыя башлаган. Сентябрь ахырында игенчеләр ашлыкка дигән кукурузга керешәчәкләр.
– Узган ике елда һава торышы безне артык сөендермәде. Быел барысы да вакытында булды. Буа, Арча, Алексеевск кебек зур районнарның уңыш күләме дә, уңдырышлылыгы да яхшы. Кукмаралылар бик сөендерде. Алар җитди технологияләр кулланды. Кемнәр барлык технологияләрне кулланып эшләде, аларның нәтиҗәләре дә яхшы. Акчаны янга калдырырга тырышкан, инвесторлар белән авырлыклар булган районнарның күрсәткечләре дә түбәнрәк, – диде Марат Җәббаров.
Бәяләр ничек?
Уңыш яхшы булган елларны, гадәттә, ашлык бәясе түбән тәгәри торган гадәтле. Бу исә хуҗалыкларның, фермерларның кесәсенә сугып, кәефләрен төшерә торган иде. Министр әйтүенчә, быел андый күренеш күзәтелмәс.
– Быел Татарстанда уңыш та әйбәт, көньяк төбәкләрдә корылык булу сәбәпле, ашлыкка бәя дә әйбәт тора. Узган ел арткан бәяләр быел төшмәде, – диде ул.
Ул 3 нче класслы бодайның килограммы – 12, 4 нче класслыныкы 11 сумнан бәяләнүен әйтте. Бәяләр кулай булуга карамастан, хуҗалыклар ашлыкны сатарга ашкынып тормый. Беренче чиратта саклагычларны тутыру мәсьәләсе тора ди ул.
– Ашлыкны саклау мәсьәләсендә Татарстанда кыенлыклар күрмибез. Зур элеваторларда 3 млн тонна саклап булса, кече хуҗалыклар тулаем 2,5 млн тонна ашлык саклый ала. Узган ел арыш белән авырлыклар булган иде. Быел андый хәл күзәтелмәячәк. Рапс бәясе дә яхшы. Килограммы 24 сумнан артты. Ашлыкны экспортка җибәрүче оешмалар да бар. Тимер, су юллары буенча үзебездән арткан ашлыкны читкә сатарга була, – диде ул.
Әлеге вакытта хуҗалыкларның бәрәңге һәм яшелчәләрне дә җыеп тәмамлыйсылары бар. Бүгенгә 37 мең тонна бәрәңге һәм 16 мең тонна яшелчә алынган.
– Халык исәбен истә тотып, 1,2 млн тонна бәрәңге, 340 мең тонна яшелчә әзерләргә планлаштырабыз. Гомумән алганда, халыкны алар белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак, – диде министр.
Марат Җәббаров сүзләренчә, быел республикада бәрәңге бәясен күтәрергә исәпләре юк. Әлегә аның килограммы 10 сумнан тәкъдим ителә.
– Без бәрәңгене җыя гына башладык. Начар чыкмый. Республика ихтыяҗын капларга да, сатуга чыгарырга да җитәчәк, – диде ул.
Карабодайга да кытлык булмаячак. Ул республикада 16,5 мең гектар мәйданда үстерелә. Әйтергә кирәк, узган ел белән чагыштырганда, 3,3 мең гектарга кимрәк утыртылган.
– Халыкка елына 15,5 мең тонна карабодай кирәк. Бүгенгә 17,5 мең тонна уңыш җыеп алынды. Димәк, үзебездә үскән ярма белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак, – диде министр.
Марат Җәббаров шулай ук шикәр һәм көнбагыш бәяләре дә артмас дип ышандырды.
– Ярты ел эчендә шикәр бәясе 8-9 процентка гына күтәрелде. Ләкин аңа кадәр ул бөтенләй төшеп беткән иде. Тагын да арзанрак була да алмый иде. Шул ук вакытта шикәрнең бәясе бүгенгедән артмас. Быелгы бәяләр начар дип әйтә алмыйм. Көнбагыш уңышын җыя башламадык әле. Россиянең башка төбәкләрендә эшләр бара. Бәяләр буенча сөйләшүләр алып барабыз. Алар артык үсәр дип уйлыйм, – дип шәрехләде.

Зөһрә Садыйкова

Урак – саннарда

Иң күп уңыш алган районнар
Зәй (48,6 центнер), Тәтеш (46,5), Кукмара (43,2), Нурлат (43,1), Балтач (41,7), Сарман (41,2), Минзәлә (41,1), Тукай (40,5), Актаныш (40,3), Әтнә (40,2), Буа (40,1) районнары.

Республика икмәгенә иң зур өлешне Буа (228 мең тонна), Арча (215 мең тонна), Тәтеш (205 мең тонна) районнары керткән.

Ашлык суктыру буенча югары нәтиҗәне «Агросила» (512 мең тонна, гектарына 45,3 центнер), „Ак Барс» (419 мең тонна, гектарына 33,7 центнер), «Кызыл Шәрыкъ» (206 мең тонна, гектарына 30,9 центнер) оешмалары күрсәткән.


Фикер өстәү