Укытучылар гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга 55 планшет бүләк иттеләр

Бүген Татарстан Дәүләт Советында урнашкан «Мәрхәмәт» хатын-кызлар берләшмәсе күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны сөендерде.

Чарада Татарстанның Фән һәм мәгариф министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин да бар иде. Ул укытучыларга булган ихтирам өчен рәхмәтен белдерде.
— Бүген без укытучылар гаиләсендә яшәүче балаларга бүләкләр өләшәбез. Дистанцион уку башлануга,без гаиләдә планшетларга кыенлык барын аңладык. Шуннан соң депутатлар ярдәме белән сабыйларга бүләкләр бирә башладык. Беренчесе — апрель аенда, аннан июньдә тараттык. Бүген исә 55 гаилә планшетлы булды, — ди Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.
55 данә булуның да хикмәте бар. Укучылар гел бишлегә укысын дип телиләр.
Бүләк алырга килгән гаиләләр арасында татар теле укытучысы Гүзәлия Гыйләҗетдинованыкылар җиде бала. Иң олысына — 18, кечкенәсенә 3 яшь тулачак.
— Мин берүзем үстем. Әбием тәрбияләде. Ул мине тырышып укырга өйрәтте. Гел беренче идем. «Мәктәптә бушка вакыт уздырма. Укысаң, яхшы укы, ди торган иде. Мин әбине тыңладым. Үземне бик дәрәҗәле тел белгече итеп күз алдына китерә идем. Әмма гаилә минем өчен беренче урында икәнне аңладым, — ди Гүзәлия. Ире-төрек. Аларны Казан университеты таныштыра.
— Әбием миңа атап дога кылганда, хәерле бәндә сорый иде. Теләге кабул булды. Җәлил бик яхшы ир һәм әти. Хәзер инде мин хатын-кызның бәхете балаларда икәнне аңладым.
«Мәрхәмәт» берләшмәсе изге гамәлен тагын да дәвам итәчәк.
Бүген исә депутат ханымнар планшет кына өләшмәде, укытучы ханымнарны чәчәккә күмде. Һәр гаиләгә тәмле торт,бала саен бүләк тараттылар.
— Күпбалалы әниләргә сокланып утырам. Әллә ничә тел белүчеләр,төрле бәйгеләрдә җиңүчеләр,спорт сөючеләр бар. Бала карарга өлгерәләр. Аларның ирләренә аерым рәхмәт, — ди Татьяна Ларионова.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү