Кәрим Тинчуринның туган көнен тинчуринлылар зурлап бәйрәм иттеләр

Бүген татар драматургиясенең классигы, күренекле актер, режиссер, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының рухи юлбашчысы Кәрим Тинчуринның тууына 133 ел тулды.

Шул уңайдан, аның исемен горур йөртүче театр бер-бер артлы мәдәни чаралар тәкъдим итте. Иртән театр артистлары һәм мәдәният әһелләре Кәрим Тинчурин каберенә чәчәкләр салды. Чарада театр җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов классикка багышланган китапның дөнья күрүен хәбәр итте.

Шуннан соң, Тинчурин театрында артистлар һәм Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр катнашында “Сүнмәс йолдызлар яктысында” исемле очрашу узды. Театр музее җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Чабатова оештырган һәм алып барган чарага Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла да чакырылган иде. Рабит әфәнде театр музеена уникаль экспонат – Заһидә ханымга Кәрим Тинчурин тарафыннан бүләк ителгән театр биноклен тапшырды.

Күренекле драматургның туган көне уңаеннан Татарстан театрлары арасында өстәл уеннары буенча ярыш та оештырылган иде. Кичен исә театрның оркестры һәм артистлары катнашындагы концерт күрсәтелде. Бәйрәмгә килгән тамашачылар өчен бәйрәм тәм-томнары да әзерләнгән иде. Даһинең туган көне уңаеннан чаралар күренекле “Сүнмәс йолдызлар” спектакле белән төгәлләнде.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү