Әбри Хәбриев Хәмдүнә Тимергалиевага багышлап шигырь язган

Юморист, «Татар радиосы» ди-джее Әбри Хәбриев Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага багышлап шигырь язган. Әсәрен ул инстаграм аккаунтына урнаштырган.

Даһилар җирдә сирәктер…
Алар безгә бик кирәк!
Даһиларны исән чакта
Күрә белергә кирәк!

Кайчак дорфа булсалар да,
Таштан түгел ул йөрәк!
Туры сүз белән чеметсә,
Тыңлый белергә кирәк!

Рәнҗетү, кимсетүләргә
Түзгән, сынмаган «тирәк»!
Үз сүзләрен, үз фикерен
Җырлап әйтүче сирәк!

Ялагайлар гел мактала,
Хак сөйләүче таптала!
Тапталдың! Тик изелмәдең —
Күңел шуңа шатлана!

Горур булдың, үрнәк булдың,
Боевой хатын идең…
Җәннәтләрнең түрләрендә
Балкысаң иде үзең!

Тагын бер ЛЕГЕНДА китте…
Кабер… Туфрак… һәм көрәк…
Даһиларны исән чакта
Күрә белергә кирәк…

15.09.20.
ⓒ Əбри Хәбриев


Фикер өстәү