Галим, элеккеге депутат Ринат Харисов вафат булган

Танылган галим, геофизик һәм ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Ринат Харисов 71 яшендә вафат булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Ул 14 сентябрьдә каты авырудан соң үлгән.

Аның вафаты турында «ТНГ-Групп» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Анда ул генераль директор вазифасын башкарган.

Ринат Харисов Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1974-1988 елларда геофизик-оператордан «Татнефтегеофизика» сейсмик разведка партиясе башлыгына кадәр юл үтә. 1988 елдан 1993 елга кадәр Бөгелмә кыр геофизик экспедициясен җитәкли.

1993-1995 елларда разведка геофизикасы буенча генераль директор урынбасары була. 1995 елдан 2017 елга кадәр — «Татнефтегеофизика» АҖ генераль директоры, аннары ТНГ-Групп генераль директоры. Татарстанда, Көнбатыш Себердә, Оренбург өлкәсендә, шулай ук Ливиядә һәм Төркиядә нефть-газ ятмаларын эзләүдә һәм разведка эшендә катнаша.

Татарстанның сәяси эшчәнлегендә актив катнаша. 2009 елдан 2014 елга кадәр ТР Дәүләт Советы депутаты булып тора.


Фикер өстәү