Бала утырган коляскага типкән ирне җаваплылыкка тартканнар

Казан полициясе хезмәткәрләре урамда таныш булмаган кешеләргә ташланган һәм бала яткан коляскага тибүче 39 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Ир мондый очракны бер тапкыр гына эшләмәгән, ә соңгы очрак Җиңү Проспектында, «Давыдов»кибете янында булган.

Ул көнне яшь әни баласы белән һава суларга дип чыга. Коляска этеп килүче хатын-кыз каршысына җете ачык төсәтә күлмәк кингән, бөдрә чәчле ир-ат килә, узып барышлый ул бер яшьлек бала булган коляскага тибә. Хатын-кыз ник алай эшләвен сорагач ир-ат кычкыра, кулларын болгый башлый. Әни кеше үзенә яки баласына зыян килүдән куркып китә. Шул ук вакытта узып баручыларның берсе дә бала белән хатын-кызны яклап чыкмаган.

Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләр һәм ММЧда таратылды. Кулланучылар бу егетне бер генә тапкыр күрмәүләре турында белдергән. Шуннан соң Казанның Идел буе районы прокуратурасы тикшерү башлаган. Аның сүзләренә караганда, шул ук ир-ат үтеп баручыларга ташлана, чит автомобильләргә тибә һәм утыра торган була. Хәзер ирне вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартканнар.


Фикер өстәү