101 яшен тутыручы Рәүф Төхфәтуллин: «Чын яшемне әйткән юк»

Буада яшәүче Рәүф Төхфәтуллин туган көненә әзерләнә. Ходай кушса, 5 октябрьдә 101не тутыра ул. Дөрес, документ буенча бераз гына кимрәк икән. 1919 елның көзендә дөньяга килсә дә, әтисенең энесе Рәүфне 1920 елның 5 гыйнварында гына яздыра. Армиягә соңрак барачак, янәсе. Язмыш исә үзенекен итә: Рәүф абый 28 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлый.

Сугыш ачысын күрсә дә, яраткан кешесен югалтса да, ул әле дә үзен егетләрчә хис итә. Күз тимәсен, күңелендә дәрт-дәрман бар. Бер зарланмый, тормышны яратып яши. Үзе белән сөйләшкәч, моңа тагын бер кат инанасың.

Рәүф абый Бөек Ватан сугышы башланганчы армиядә була. Аннары хәрби училище тәмамлый. Сугыш башланганда Белоруссиядә була ул. Рәүф абый сугышны башыннан алып ахырына кадәр кичә. Җиңүдән соң да тиз генә туган якларына әйләнеп кайта алмый әле ул.

Хәләл җефете белән сугыш беткән елны очраша. Ул чакта Ольга иреннән аерылган, ике кызы була. Рәүф абый балалы хатынга өйләнүен язмышымдыр дип кабул итә.

– Күрдем дә гашыйк булдым. Үземә тиң кеше икәнен аңладым. Аның белән бик рәхәт яшәдек. Уртак балабыз булмады. Укытучы иде хатыным. Миннән өч яшькә олы булса да,  Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер бирде. Туксанга җитеп вафат булды. Кызларны үземнеке кебек яраттым. Икесенә дә фамилиямне бирдем. Әтиләре булдым. Олы кызым Динә финанс өлкәсендә эшли, кечесе Валентина медицина юлын сайлады. Әти дип өзелеп торалар, – дип сөйли Рәүф абый.

Аның белән сөйләшүне  алдан килештердек. Хәрбиләрчә тәртип ярата ул. Көннең ничек узасы алдан билгеләнгән. Иртән үк шалтыратсак та, сөйләшү төштән соң гына насыйп булды.

– Тик торырга вакыт юк. Әле менә якшәмбе көнне сайлауга барып кайттым. Табиблар миңа гел хәрәкәттә булырга куша. Шуңа күрә бер дә тик ятмыйм. Гел саф һавада йөрим. Ашарыма җитә, өем  җылы. Тик күңелемә хатыным  җитми. Рәхәтләнеп авылга кайтып яшәрбез дигән идек. Булмады, – дип уфтана ветеран.

Ветеранны ялгыз калдырмыйлар, ярдәм итүчеләр бар икән. Шөкер, үзе дә бирешми: мин барысын да булдырам дип тора. Социаль хезмәткәр атнага ике тапкыр килеп, барлык эшләрен башкара икән. Ә менә ризыкны Рәүф абый үзе әзерли, пешерергә ярата икән.

– Олыгая башлагач, әкренләп тоздан һәм баллы ризыклардан арындым. Калган әйберләрне ашыйм. Сайланып тормыйм. Күбрәк яшелчә һәм кипкән җимешләр яратам. Йокым да әйбәт. Җиде сәгать йоклыйм. Бу яшьтә авырмыйча булмый инде. Башым борчып  интектерсә дә, йөрәгем нык. Шуңа яшимдер инде, – ди ул. – Озак яшәүнең сере нидә дисезме? Аракы эчмәдем, тәмәке тартмыйм. Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышам. Һәр иртәм физик күнегүләрдән башлана. Ялкауланып ятмаска гына кирәк. Әле ярый, аякларым йөри, башым эшли, дип сөенәм. Мине гел укучылар янына чакырып торалар. Онытмыйлар. Шунысына рәхмәт. Олы кешегә әллә ни күп кирәк тә түгел бит инде. Бер җылы сүз җитә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү