Корнавирус кичергән кешенең ни өчен 90 көн вирус бүлеп чыгарырга мөмкин булуын аңлаттылар

COVID-19 кичергән кешеләр, чир хроник формага күчкән очракта, өч айга кадәр вакыт дәвамында вирус бүлеп чыгарырга мөмкин. МФТИ галиме Павел Волчков “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Исегезгә төшерәбез: “Роспотребнадзор” җитәкчесе Анна Попова  Россия Фәннәр академиясендә ясаган чыгышында, коронавирус белән чирләгән кеше, Россия галимнәре мәгълүматлары буенча – 48 көн, чит ил галимнәре мәгълүматлары буенча – 90 көнгә кадәр инфекция бүлеп чыгарырга мөмкин, дигән иде.

Әлеге чирне кичергән сырхауларның өч ай буе вирус бүлеп чыгарырга мөмкин булуы Американың Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында басылып чыккан икән.

– Америка галимнәре бу хакта шикләнебрәк кенә сөйли-сөйләвен, – дигән “Известия” хәбәрчесенә Павел Волчков. – Вирусның организмда 90 көнгә кадәр саклану ихтималын болайрак аңлатырга мөмкин. Минемчә, кайбер очракларда иммунитетның коронавирусны тулысынча үтерәсе килмәве аңа моның чирне хроник формага күчерүгә караганда “кыйммәткәрәк” төшүенә бәйле.

Әмма Америка министрлыгы сайтында савыккан кешеләрнең ковид инфекциясен башкаларга ияртүенә дәлилләр табылмавы турында әйтелгән. Шуңа күрә, кеше 90 көн дәвамында вирус кына бүлеп чыгарамы, әллә инде  бу вакыт эчендә башкаларның сәламәтлегенә дә куркыныч тудырамы, дигән сорау ачык килеш кала.

 


Фикер өстәү