Нигә без һаман «күрше тавыгы»на мөкиббән китеп яшибез?

Шушы рубрикада чыккан язмаларымны даими укып баручы дуслар-танышлар еш кына: «Каян тема табып бетерәсең син?» – диләр.

Мин аларга гадәттә: «Үзегез табып бирәсез бит», – дим. Кызыклы, гыйбрәтле сүзләр, фикердәш дуслар белән гәп корып утырганда, үзеннән-үзе килеп чыгып, күңелне кузгатып куя.

Россиядә мәгариф системасы – дөнья йөзләрендә иң әйбәтләреннән берсе, дибез. Шулай булгач, кайбер байларның, зур абзыйларның балалары ни өчен чит илдә белем ала икән? Дөрес, Татарстан талантлы яшьләргә чит ил югары уку йортларында белем алу өчен мөмкинлекләр тудырды. «Алгарыш» дигән махсус программа да бар. Әмма элек бездәге югары уку йортларының абруе барыбер югарырак иде кебек. Хәзер исә һәрнәрсәдә чит илдән үрнәк алып яшибез.

Дөрес, мәсәлән, сугыш кораллары җитештерү буенча дөньяда Россиягә тиңнәр юк, диләр. Шул ук вакытта чит ил техникасына кызыгып үләбез, иномаркаларда йөрү – безнең өчен зур мәртәбә. «Лада» руленә утыруны исә түбәнлек саныйбыз, «Жигули» хуҗасын хәтта кызганып та куябыз.

Мин үзем салоннан тотылган чит ил машинасы алдым. Аны инде мәрхүм дустым, шагыйрь Рөстәм Зәкуан белән бергә сайладык. «Бу машина әйбәт микән соң?» – дип шикләнгәч, ул миңа гаҗәпләнеп карады да, Азнакайларча итеп: «Нимес бит ул, инәң башы!» – дип куйды. Гаҗәп милли җанлы, илнең патриоты булган Рөстәм нигә шулай диде икән? 2011 елгы немец машинасы, шөкер, йөземә кызыллык китерми әле. Ни өчен без һаман «күрше тавыгы»на мөкиббән китеп яшибез икән? Бу мәхәббәт бик күптәннән килә һәм бик озын гомерле булып чыкты. Әлбәттә, элек «ябык ил»дә яшәгәнгә күрә, без күп нәрсәне күрми-белми идек, тормышны да чагыштырып карый алмадык. Бүген бар дөнья ачык, сайлау мөмкинлеге зур, әмма, нигәдер, һаман чит илнекен сайлыйбыз.

Дөрес, соңгы вакытларда башта Грузиягә, аннан АКШ һәм Европа илләре санкцияләренә үч итеп, үзебездә шәраб җитештерергә булдык. Ягъни, хәмерне чит илдән кертүне чикләп, дошманнарны кызык итәргә теләдек. Бу эш ничек барып чыгар, әйтүе кыен, тик «эчәргә яратучы ил» дигән даны чыккан Россия санкцияләргә каршы булган мондый сәясәтне эзлекле тормышка ашырыр дип уйларга кирәк. Кызганыч, «Мин өйләнгәч кенә төн кыскарды» дигәндәй, үзебезнең шәрабләрне  бәяли генә алмам, чөнки эчүне ташлаганга чирек гасыр инде һәм «ташлагач башламыйлар» дип җырлап яшим. Шушы урында туктап торыйм микән әллә, юкса «меҗ-меҗ картлар» ариясе сафын ишәйтүем бар.

Шунысы кызык: кайчак дуслар белән очрашып бөтен дөньясын сүгәбез, сүгәбез дә аннан соң: «Ни дисәң дә, безнең илгә җитми инде, Ходай исәнлек кенә бирсен!» – дип таралышабыз. Нигә икән?

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү