“ТАТАРСТАР” онлайн-бәйгесенең икенче сезонында Яшел Үзән егете җиңгән

13 сентябрьдә Татарстанда “ТАТАРСТАР” халык онлайн-тамашасы һәм җырчылар бәйгесенең икенче сезоны төгәлләнгән. Анда Яшел Үзән егете Дмитрий Зекуновка тиңнәр табылмаган. Дмитрий тамаша финалында Bon Jovi — “It’s my life” җырын башкарып, жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны үзенә чын мәгънәсендә әсир иткән.

Икенче сезонда катнашу өчен, өйдән чыкмыйча гына, теләсә кайсы телдә җыр башкарып һәм аны видеога яздырып, социаль челтәрдәге тиешле төркемнәргә җибәрергә кирәк булган.

Бәйгедә катнашуга йөзләрчә гариза алынган. Барлыгы 3 сайлап алу туры, 2 ярымфинал узган. Жюри әгъзалары арасында танылган җырчылар, артистлар Гүзәл Уразова (1нче сайлап алу туры), Илсөя Бәдретдинова (3нче сайлап алу туры), Гөлназ Сәфәрова (3нче сайлап алу туры), Җәвит Шакиров (1нче ярымфинал), Айгөл Бариева (2нче ярымфинал), Лэйна (2нче ярымфинал) һ.б. булган.

“ТАТАРСТАР” халык онлайн-тамашасының икенче сезоны “Вконтакте” һәм “Одноклассники”да барлыгы 2,5 миллионнан артыграк карау җыйган. Икенче сезон финалына иң шәп 6 җырчы: Чаллыдан Мария Афанасиади, Яшел Үзәннән Дмитрий Зекунов, Тәтеш районы Кече Әтрәч авылыннан Самат Нургалиев, Казаннан Рамилә Галәветдинова, Түбән Камадан Әдилә Тимергалиева, Әгерҗедән Эдуард Мираев чыккан.

Бәйге финалы исә “тере” форматта узган. Финалга чыгучыларның һәммәсе төшерү мәйданчыгына җыелып, “йолдызлы” жюри алдында “тере” тавышка җырлаган. Алар Татарстанның танылган артистлары Эльмира Кәлимуллина, “Волга-Волга” вокаль-инструменталь ансамбле, “Мураками” төркеме, Лэйна һ.б белән  бер сәхнәдә чыгыш ясаган.

Шулай итеп, Яшел Үзәннән Дмитрий Зекунов жюри һәм тамашачыларның иң күп тавышын җыеп, җиңүчегә әйләнгән. Финалга чыккан башкаларга исә кызыксындыру призлары – “тавыш ярдәмчесе” Алиса белән Яндекс. Станция тапшырылган.

“ТАТАРСТАР” халык онлайн-тамашасының икенче сезоны финалын түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: vk.com

“ТАТАРСТАР” төркемнәре шулай ук VK, “Одноклассники”  һәм Инстаграмда бар.

 


Фикер өстәү