Рифат Фәттахов «Яңа татар җыры» турында: «Бер бәйге белән генә эстрада кырын тулысынча чистартып булмый»

Безгә зәвыклы, «безнеке» дип, горурланып әйтә алырдай җырлар җитми. Татар эстрадасы кырын чистартырга кирәк. Ваһапов фестивале оештырган «Яңа татар җыры» бәйгесе шушы мәсьәләләрне хәл итә алырмы?

Ваһапов фестивале оештырып җибәргән әлеге бәйгегә гаризалар тугыз ай дәвамында кабул ителгән. «Яңа татар җыры»на барлыгы 347 гариза килеп, шуларның 86сы финалга чыккан.

– Татар эстрадасының сыйфаты турында күп сөйләштек. Әлбәттә, бер бәйге белән генә эстрада кырындагы бөтен чүп үләнне утап бетереп булмый. Кат-кат утасаң гына, ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. Безнең максатыбыз – әлеге чараны дәвамлы итү, – дип сөйләде бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттахов.

– Телен, гореф-гадәтләрен оныткан кешеләр дә татар җырын күңелләрендә саклый. Аларның «татарлык»ларын җыр саклый. Димәк, без яңа җырларыбызның сыйфат ягын, алай гына да түгел, шул рәвешле милләтебезнең язмышын кайгыртырга тиеш, – диде Татарстанның халык шагыйре, жюри рәисе Разил Вәлиев.

Яңа татар җыры, нинди син?

Очрашуда әлеге сорауга җавап бирелмәде. Барысын да 21 ноябрьдә, бәйгенең гала-концертында беләчәкбез. Жюри әгъзалары исә үзләре өчен генә берничә җырны инде билгеләгән.

– «Яңа татар җыры»на килгән әсәрләр әзер продукт түгел. Иҗади процесс барышында алар тулыландырылачак, үзгәртеләчәк. Бәйгенең башкалардан аермасы нәкъ менә шунда, – дип сөйләде жюри әгъзасы Идрис Газиев. – Шаблон җырлар күп. Җыр көйләренең күбесе таныш кебек, ягъни авторлар плагиат кулланган. Яхшы җырлар аз – бу, бәлки, шулай булырга тиештер дә. Безгә бүген җырлап, иртәгә онытыла торган композицияләр кирәкми.

Бәйге турында кызыклы факт – «Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә катнашучыларның барысы да диярлек Башкортстаннан.

– Балалар өчен җырлар булмау – тагын бер зур уртак проблемабыз. Татар гына түгел, башкорт җыр сәнгате бу җәһәттән «тилмерә». Язган хәлдә дә, авторлар бик авыр, балаларның башкарырга көче җитмәслек итеп язалар. Аларның бит эчке дөньясы да, дөньяга карашлары да үзгә! Бәйгегә килгән җырлар арасында җиңел, истә калырдайлары бар. Максатыбыз – булганнарын пропагандалау, – диде бу хакта Идрис әфәнде.

Жюри әгъзалары бәйгегә килгән әсәрләрнең тематикасына да тукталды. Сәяси, дини тематикага язылган җырлар шактый икән. Моннан тыш, татар җырын мәхәббәтсез күз алдына китереп булмый бит – ярату турындагы композицияләрнең дә бихисап булуын ассызыкладылар.

Гала-концертка килгәндә, бәйгенең жюри әгъзасы Резедә Ахиярова әлеге чарага Разил Вәлиев белән берлектә гимн әзерләүләре турындагы серне дә чиште.

Безнең җырларның – үз бәясе

Яңа татар җырларының сыйфаты, дәрәҗәсе нинди булыр, әмма бәһасе – шактый гына. Бәйгенең гомуми фонды – 1 миллион 300 мең сум. Җиңүчегә 200 мең сум күләмдә премия каралган. «Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры», «Иң яхшы аранжировка» – шушы өч номинациянең һәркайсында да бу премиянең хуҗасы табылачак. Бу урында шуны гына әйтәсе килә: жюри фикере халыкныкына якын булып, җиңүче җырлар үз тыңлаучысын тапса иде.

Лилия Гыймазова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү