Кашкарый орлыкларын кайчан җыярга һәм аларны ничә ел сакларга була?

Җәй башыннан ук чәчәккә күмелеп утыручы петуния, цинния, бәрхет гөле, тырнак гөл орлыкларын күпләребез җыеп алгандыр инде. Киләсе елда утыртыр вакыт җиткәч, чәчәк кибетләреннән орлыклар эзләп йөргәнче, үзеңнекен булдыру әйбәтрәк ич. Ә менә кашкарыйларның орлыклары өлгермәде әле. Боларының чәчәк ату чоры ямансурак чорга – җәй ахырына гына туры килә.

Хәер, кашкарый орлыкларын кышка чәчеп калдыручыларның яки яз җитүгә турыдан-туры туфракка чәчүчеләрнең (суыкка чыдам үсемлек ул) клумбалары инде август башларында ук шау чәчәккә күмелде. Бу очракта орлыклар, әлбәттә, иртәрәк өлгерә. Әмма чәчәк сулганнан соң орлыклары тулысынча өлгерсен өчен ким дигәндә бер ай җылы вакыт кирәк.

Кашкарый орлыклары яхшылап җитешсен өчен чәчәк атып утыручы үсентедә иң беренчеләрдән пәйда булган 2-3 чәчәкне генә калдырып, калганнарын өзеп ташлау хәерле. Чәчәк ата башлаганнан соң 40-60 көн узгач кына орлыклар тулысынча җитешә. Сентябрь ахыры – октябрь башларында орлыкларның өлгергәнме-юкмы икәнен карыйбыз. “Кәрҗин”нәр тулысынча шиңеп-кипшереп, сабактан бик тиз аерыла башлаган икән, җыярга вакыт, дигән сүз. Аларны зуррак савытка җыеп, таҗ яфракчыклары кубып төшсен өчен кул белән таркатабыз. Шуннан, өреп, яфракчыкларыннан аралыйбыз. Орлыкларны кәгазьгә салып киптерәбез. Кипкәч, кәгазь капчыкка салып саклыйбыз.

Орлыклары клумбада өлгереп җитмәсә, кашкарый үсентесен җылы чор азагында (сентябрь ахыры-октябрь башында) чүлмәккә күчереп утыртып, өйдә тәрәзә төбенә куярга була. Чәчәк күчереп утыртуны җиңел кичерә. Чәчкәләр сулганнан соң 20-30 көн узгач, орлыкларын җыеп алырга мөмкин.
Бүлмә температурасында орлыклар 2 елдан артыграк вакыт дәвамында, +5+7 градуста – 3 ел бик яхшы саклана.


Фикер өстәү