Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаев белән телефоннан сөйләште

Бүген Казахстан ягы инициативасы буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаев белән телефоннан сөйләште.

Казахстанның Беренче Президенты республика лидерын Татарстан Республикасы Президентын сайлауларда җиңүе белән котлады һәм төбәкнең киләчәктә дә чәчәк атуын, шулай ук республика кешеләренә уңышлар һәм иминлек теләде.

Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка ихлас теләкләре өчен рәхмәт әйтте һәм дәүләтләр башлыклары арасындагы, шулай ук республикалар арасындагы нык һәм дустанә мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген ассызыклады.


Фикер өстәү