Илүзә Гараева: «Бала белән өйдә утырганда икенче сулышым ачылды»

Илүзә Гараева белән безне инстаграм таныштырды. Кызның күз явын алырлык чәчәкләр ясавын күреп гаҗәпкә калдым. Җитмәсә, үзен блогер дип тә язып куйган. Оста итеп ашарга пешерә һәм тәмле ризыкларның рецептлары белән бүлешә.
– Мәктәптә укыганда гел блогер булырга хыялландым. Тик хыялым тиз генә тормышка ашмады. Мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга килгәч әкренләп видеолар төшерә башладым. Аннары тагын бу эшемне онытып тордым. Кияүгә чыктым, балам туды. Декретта яңа сулышым ачылды, – ди Илүзә.
Өйдә утыргач, гел берәр тәмле ризык пешерәсе килә аның. Иренмичә, пешергәндә телефонына да төшереп бар. Әкренләп шуны Интернетка куя. Язылучылары рецептларын сорап ала башлый. Шулай итеп ашарга пешереп танылып китә. Блогер эше бик ошый аңа. Кая барса да, видеолар яздыра башлый. Тик бөтен кешедә төшәм дип тормый икән. Элегерәк өйдәгеләре дә мине куя күрмә, төшермә тагы дип кенә торганнар.
Илүзә декрет вакытын бер дә әрәм итми. Җиләк-җимешле, шоколадлы букетлар ясарга өйрәнә. Шулай аралаша торгач, дуслары, яңа танышлары күбәя. Ә инде чәчәк ясарга әнисе этәрә.
– Әнием телефоныма бер зур фото җибәрде. Бер роза, ике зур яфрагы бар. Әйдә әле, моны ясап кара, ди. Интернетта эзләнә торгач, серенә төшендем. Бу чәчәкне изолон дигән материалдан ясыйсы икән. Башта аны Казаннан эзләдем. Тапмагач, башка төбәктән заказ биреп кайтарттым. Бернинди мастер-класслар үтеп тормадым, тырыша-тырыша үзем өйрәндем. Әлбәттә, бер чәчәкне 2 ай эшләдем. Хәзер инде остару җитте – 1-2 көндә ясап куям, – ди ул.
Илүзәнең һәр эшен иң беренче ире Илназ мактап тора икән. Аларны җәйге лагерь таныштыра. Дуслыктан башланган танышу озакламый мәхәббәткә әйләнеп куя. Илназ бер озатып кайткач, мин сиңа өйләнәм, кияүгә чык әле миңа, дип тә әйткән була. Тик Илүзә унсигез яшем тулсын дип җавап бирә. Аңа 19 яшь тулгач, алар Илназ белән гаилә кора.
– Ирем тормышта ул миңа терәк, таяныч. Һәрвакыт ярдәм итүче. Ә мин исә, гаилә җылысын сакларга тырышам. Бер-береңне аңлап, озак еллар бәхетле яшисем килә, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү