Камал театры артисты Алмаз Гәрәев: «Алинәнең мәхәббәт хакына Казанга күченүе – хак сүз түгел»

Сәнгать, бигрәк тә театр кавыштыра белә – бу инде берничә гасыр расланып килүче факт. Ә аларның кавышу сәбәпчесе – бүгенге баш режиссерлары Фәрит Бикчәнтәев. Инде кызлары да, әле өч яшен генә тутырса да, шушы өлкәдә кайный. Бүгенге татар драматургиясе, әдәбияты, каршылыклы рольләр, кечкенә йолдыз-кызлары турында без гаилә башлыгы Алмаз Гәрәев белән сөйләштек.

«Профессия генә хатын-кызны бәхетле итә алмый…»

Күпләр килешер: Алинә һәм (курыкмыйча әйтә алам!) Зөбәйдә һәм Алмаз Гәрәевләр – яшь, күркәм театраль гаиләләрнең берсе. Тик сезнең танышу-кавышу тарихын белүчеләр аздыр әле. Менә шул тарихны сөйләгезче.

Безнең танышуның сәбәпчесе – бүгенге җитәкчебез, баш режиссерыбыз Фәрит абый Бикчәнтәев. 2004 елда аның Камал театры өчен махсус җыелган курсында укый башладым, ә бер елдан соң ул яңа курс җыйды һәм студентлары арасында Алинә дә бар иде. Мин аны шундук ошаттым, үземчә яратып, мәхәббәтемне белдерә башладым. Укуны тәмамлагач, Камал театрында эшли башладым, ә ул Әлмәт театрына китте. Ике елдан соң Фәрит абый Алинәне кире үзебезнең театрга чакырып китерде, һәм безнең гади аралашу гаилә формасын алды, 2016 елда никах укыттык.

Алинә Мөдәррисова, мәхәббәт хакына, Әлмәт театрын ташлап, Казанга күченгән, дигән сүзләр ялган, димәк? Берничә тапкыр ишетергә туры килде андый сүзләрне…

Эт өрә тора, бүре йөри тора, дигәндәй – ул сүзләрне миңа да әйтүчеләр күп булды. Әмма яңа гына сөйләгән тарих – тулысынча дөреслеккә туры килгәне.

 – Кызыгыз Зөбәйдәнең сәнгатькә тартылуы сизелә. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Зөбәйдәгә – өч яшь, һәм бу яшендә ул сәнгатькә тартыла икән – мин моңа карата яхшы фикердә генә. Сәхнә, театр – аңа якын, кызыклы өлкә. Ул бит әлегә алар белән аңлы рәвештә кызыксынмый. Баланың булачак профессиясе турында өч яшендә үк уйлану бер дә дөрес әйбер түгел, минемчә.

– Ә киләчәккә күз салсак, балагызның бу өлкәне сайлавын теләр идегезме?

– Гомумән, профессия генә хатын-кызны бәхетле итә алмый, миңа калса. Иң мөһиме сәламәт булсын. Һәм шулай ук мөһим әйбер – ирдән уңсын. Хатын-кыз өчен гаилә барыбер беренче урында бит. Ә һөнәренә килгәндә, безнең юлны сайласа да, башкасына да мин каршы булмам, дип әйтә алам. Һәрхәлдә, әлегә…

– Икең дә театрда кайнау яшь гаиләгә авырлыклар тудырмыймы? Рольләрнең дә төрлесе була бит – бер-берегезне көнләмисезме?

– Юк, авырлыкларны сизмибез, чөнки икебез дә үз эшебезне бик яратабыз. Мин, киресенчә, икең дә бер өлкәдә булуны уңайлы дип уйлыйм әле. Беребез – бер, икенчебез – икенче җирдә булсак, безнең баланы калдыру белән авырлык туар иде. Ә болай, Зөбәйдә һәрвакыт диярлек безнең белән. Көнләшүгә килгәндә, Аллага шөкер, андый нәрсәнең булганы юк.

«Каршылыклы рольләрне дә башкарырга туры килә…»

– Татар драматургиясендә, әйтик, ахыргы елларда сәяси рольләр күренәме? Гомумән, театрда сәясәткә урын бармы?

– Сәясәт илебезнең иң көчле өлкәсе булса да, театрга юнәлеш бирми, миңа калса. Ләкин аның театрда үз урыны бар, бу ике өлкәне үрелеп бара дисәм дә, ялгыш булмас. Эчтәлек ягыннан гына түгел, оештыру мәсьәләләре буенча да. Театрларга дәүләт тарафыннан булган игътибар һәм башкасын карасаң…

– Үзегезнең идеологиягә, карашыгызга туры килми торган сәяси роль башкарырга кушсалар, ризалашыр идегезме?

– Сәясәт белән генә бәйле түгел, гомумән, гел теләгән рольләрне генә башкарып булмый. Әмма безнең эшебез шул. Роль юк икән, димәк, эш тә юк. Шуңа күрә без һәр рольне көтеп алабыз һәм, әлбәттә, барысын да ризалашып кабул итәбез.

 – Ә бүген эш барамы cоң?

– Әйе, Аллага шөкер. Әле күптән түгел генә тамашачыга тәкъдим ителгән «Өйләнәм. tat» спектаклендә катнашып, ике хатын белән яшәүче мөселман динендәге бизнесмен ролен башкардым. Хәзер Марсель абый Сәлимҗановның туган көненә әзерләнәбез. Фәрит абый Бикчәнтәев үз сүзендә тора – елдагыча бу көнне без премьера белән каршы алачакбыз. Артур Шәйдулланың «Сагынырсызмы?» (2019 елда «Яңа татар пьесасы бәйгесендә беренче урынны яулаган әсәр) спектакле белән. Анысында мин яңа гына армиядән кайткан егетне уйныйм. Димәк, бу сезонда, ким дигәндә, ике эшем бар инде.

– Театр труппасында эшләвегезгә – 14 ел. Бу азмы, күпме? Үзегезне һаман да яшь актер дип атыйсызмы, әллә тәҗрибәлерәкләр рәтендәме?

– Дөресен генә әйткәндә, үз-үземә бәя бирү авыр. Театрда миннән дүрт-биш дистә яшькә өлкәнрәк артистлар бар. Менә алар – чын мәгънәсендә тәҗрибәле артистлар. Алар яшьләргә, шул исәптән миңа да юл күрсәтә, киңәшләре белән ярдәм итә. Мин эшкә килгәннән бирле берничә яңа буын барлыкка килсә дә, труппада миннән 40 – 45 яшькә кечерәкләр юк. Әлегә (көлә). Шуңа күрә яшьләргә артык зур киңәшләр бирә алам, дип әйтә алмыйм.

Үзебезнең өлкән буын артистларына шаккатам: араларында 80нән узучылары булса да, үзләрен «яшь» дип йөриләр, мәңге картаймаслар төсле! Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлев, Ренат Таҗетдинов, Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров һәрвакыт күтәренке рухта, үзләрен яшь егетләрчә хис итә. Сокланам!

«Кыюлык, яңа форматлар, сыйфатлы әсәрләр җитми…»

– Бүгенге пьесаларга нәрсә җитми?

– Драматургиядә генә түгел, гомумән, әдәбиятта сыйфатлы әсәрләр, яхшы язучылар кими. Сайлап алу мөмкинлеге юк диярлек. «Яңа татар пьесасы» бәйгесе бар. Анда катнашучылар җитәрлек кебек, әмма бәйгедә катнашкан бер-ике пьеса гына сәхнәдә күрсәтелә, димәк, әсәрләрнең сыйфат ягы аксый. Сайлап алырдайлары булса, аны татар театрлары күптән «чүпләп», үз сәхнәләрендә куеп бетерер иде.

Яшь, актив иҗат итүче авторлардан мин Илгиз Зәйниевне генә атый алам. Зөлфәт Хәкимне әйтер идем, аны яшь дип булмый, ул безнең классигыбыз инде. Аннан соң, яңа форматларга алынмыйлар, кыюлык та җитмидер.

– Ә бүгенге татар театрының нигезен нәрсә тәшкил итә, сезнеңчә?

– Нигезе аның – төрле булуында. Үз халкы, яратып йөри торган тамашачысы, яратып уйный торган артистлары һәм яратып куя торган талантлы режиссерлары булуда!

Блиц-сораулар

Ничә театраль ролегез бар?

Тиздән утыз алтынчысын башкарам. Күмәк сәхнәләрдәге рольләрне санамаганда.

– Буш вакытыгыз ничек уза?

– Йокларга яратам. Хәтта театрда да, буш вакытым булса, гримеркада йоклап алам. Гомумән, бик ялкау кеше мин. Тик эшем ялкаулану өчен мөмкинлек, вакыт калдырмый диярлек.

– Телевидение (Алмаз Гәрәев – ТНВда чыгучы «Манзара» тапшыруының алып баручысы да. – Ред.) яки театр?

– Минем өчен театр туган нигез, туган туфрак кебек якын. Кан, тузан, тир белән сеңгән ул. Студент чакларны искә төшерсәм дә, инде 16 ел гомеремне шушы өлкәгә багышладым. Гомеремнең яртысын! Гомумән, театр белән телевидениене чагыштырмас идем.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү