Татарстанда 70 кеше коронавирустан үлгән

Татарстанда коронавирус йоктырган тагын ике кешенең үлеме очрагы теркәлгән. 16 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны 70кә җиткән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанда яшәүче 1955 елгы хатын-кызны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән китерелгән булган. Хатын-кызның хроник авырулары кискенләшү нәтиҗәсендә, хәле начарланган һәм гомере өзелгән.

1963 елгы хатын-кызны Казанның 7нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китергән булалар. Әлеге пациентның да җитди хроник авырулары булганлыгы билгеле. Лаборатория тикшеренүләреннән соң ике хатын-кызның да коронавирус инфекциясеннән үлүе ачыкланган.

16 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 70 кеше үлгәнлеге теркәлгән.


Фикер өстәү