Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлады

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлау телеграммасы юллаган.

“Республикада яшәүчеләр инде күп еллар дәвамында төбәк алдындагы мөһим бурычларны хәл кылуны Сезгә ышанып тапшыра. Сайлауда җиңү – Татарстанда зур абруй казануыгызга тагын бер дәлил. Югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка, зур тәҗрибәгә, күпкырлы белемнәргә ия булуыгызның Сезгә алга таба да төбәк икътисадын һәм социаль өлкәсе ныгытуга, Татарстан һәм бөтен Россия файдасына яңа уңышларга ирешүгә ярдәм итәсенә иманым камил. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим”, – диелгән телеграммада.


Фикер өстәү