«Kazan Digital Week» форумы республика үсеше өчен IT-чишелешләр табарга ярдәм итәчәк

Спорт башкаласы гына түгел, IT-тармакта да алдынгы буласы килә. Казан берничә көнгә мәгълүмати-цифрлы технологияләр, фәнни үзгәрешләр, алгарышлар турында фикер алышу мәйданчыгына әвереләчәк. 21-24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы узачак. Бу юлысы — онлайн форматта.

Әлеге вакыйганың максаты итеп оештыручылар ел саен фәнни, техник һәм коммерцияле аралашу мәйданчыгын, технологияләр, цифрлы трансформация продуктларын һәм хезмәтләрен булдыруны атыйлар. Гадирәк итеп әйткәндә — Казаннан илнең IT-төбәге ясамакчылар.

Чара республика Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештырыла. Форумның программасында панель дискуссияләр һәм «түгәрәк өстәлләр» каралган.

Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, «Сколково» фонды рәисе Аркадий Дворкович һәм башкаларның катнашуы көтелә. Форум 5 тематик юнәлеш буенча эшләячәк.

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренчә, форумда 30 чит ил, 260 спикер, 6 меңнән артык делегат катнашуы көтелә, 30дан артык секция эшләячәк.

Министр искәрткәнчә, форум тематикасының актуальлеге Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан күптән түгел имзаланган указ белән раслана. Анда 2030 елга кадәр биш төп илкүләм максатта цифрлы трансформация максаты да билгеләнгән иде. Бу вакыт аралыгында тормышның төрле тармакларын цифрлы үстерү каралган.

Форум, анда теркәлү, катнашу һәм материаллар бастыру шартлары турында тулырак мәгълүмат, шулай ук аудио- һәм видеоконтент модельләре kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителгән.


Фикер өстәү