Татарстанда 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә

17 сентябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр яву ихтимал. Һава температурасы 12-17 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Алмашынучан-болытлы һава торышы була Төнлә урыны белән бераз яңгыр көтелә», диелә хәбәрдә.

Көндез явым-төшем булу ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк.

Төнлә температура 2-7 градус җылы була, кайсыбер районнарда кырау төшү ихтималы бар.


Фикер өстәү