Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов вазыйфасыннан китте

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эшеннән китте. Бу хәбәрне “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесенә министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова да раслады.
Рафис Борһанов Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә эшләячәк дип көтелә. Ул министр вазыйфасына 2017 елның декабрендә аенда Энгель Фәттахов урынына килгән иде.


Фикер өстәү