Рафис Борһанов мәгариф системасына нинди  өлеш кертте?

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эшеннән китте һәм шул ук көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.  Министр вазыйфасына  ул 2017 елның декабрендә Энгель Фәттахов урынына килгән иде. Шушы  өч елга якын вакыт  эчендә  мәгариф системасына нинди  өлеш кертте? Ниләр үзгәрде, ниләргә кулы җитмәде?

Рафис Борһанов министр булып билгеләнгәч, аның ниләр эшләргә җыенуы  турында әңгәмә оештырган идек.  Кемдер ай саен,  ел саен мәктәптән  яңалык көтә бит. Андыйлар турында:«Тапкырлау таблицасын елга ничә тапкыр үзгәртеп була? Үзгәртеп булмый, Аллага шөкер. Әйтик, химия, физиканы үзгәртергә телибез икән, Менделеев таблицасына яңа элементлар кертергә, йә физикада Резерфорд туарга, ул булмаса, иң кимендә Ньютон, Эйнштейн булырга тиеш. Яңа туа торган замана балалары өчен белем бирү методикасы турында сөйләшсәк, дөресрәк булыр. Аларга белем тиз сеңәргә тиеш», – дигән иде. Әңгәмәдә сүз  күбрәк мәктәпләр төзү, андагы шартларны яхшырту турында барды.  Укытучыларга карата хөрмәте зур булуы да шәйләнде. «Педагог ул – белгеч. Берәүнең дә башына  операцияне күршесеннән яки автослесарьдан ясату уе килми бит. Нигәдер безнең мәктәпләрдә слесарьлар да укыта ала дип уйлыйлар. Һәр кеше үз эше белән шөгыльләнергә тиеш»,  – диде.

Хезмәттәшләре, укытучылар Рафис Борһановны, бик җайлы кеше,  дип бәялиләр. Сакчыл, үз сүзен үлчәп кенә әйтә торган һәм, тыштан  коры күренсә дә, аның кайбер гамәлләре аеруча мәрхәмәтле булуын күрсәтте. Әйтик, Азнакайда  укучылары янында  көлкегә калган   хезмәт укытучысына карата да  хәерхаһлы булды. Эштән җибәрелгән хезмәт укытучысын кире  алырга тәкъдим итте. Министр  аның гамәлен акламаса да,    тормышта төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин булуын әйтте. «Укытучылар тарафыннан күп тапкыр кичерелмәгән булсак, бүген кем булыр идек?» – дип, үз фикерен белдерде.

Укытучыларга артык ышаныч белдерүе аркасында кыен ашаган чагы да булды. Чаллыда узган педсоветта  туган тел мәсьәләсендә катырак  әйтеп тә ташлады кебек. «Әти-әниләр баласының нинди телне сайлавын үзләре хәл итә. Шунда төрле каршылыклар башлана… Бездә әти-әниләр үзләренең  ата-бабалары белән киңәшләшмичә, карар кабул итә башлый. Кем үз өстенә нәсел, тел, мәдәният шуның белән бетәргә тиеш дигән кыюлык алган әле? – дип шелтәләде. – Мәдәният булмаса, тел дә, әхлак та юк. Шуңа күрә мин  бик үтенәм, сез берни дә булдыра алмыйсыз, дип әйтеп булмый. Кирәк булганда, бер сыйныф җитәкчесе теләсә кайсы ата-ананы «тезләндерә» ала». Менә шул сүзне журналистлар купайтып та йөрде әле. Монда ул  бер сыйныф җитәкчесенең барлык  әти-әниләр белән уртак тел таба алуын күздә тоткан иде.

Рафис Борһановның хезмәтен ничек бәялисез?

Альбина Насыйрова, депутат, «Бала-Сити» күптелле бакчалар челтәре директоры, Дәүләт Советы депутаты:

  Рафис Борһанов министр вазыйфасына бак авыр вакытта килде. Тел белән бәйле вазгыятьтә дипломат булу кирәк иде. Ул бу эшне лаеклы башкарды.  Мәскәү белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлады. Монысы бик мөһим. Икенчедән, укытучылар белән бик якын булды. Бервакытта да, мин – министр, дип югарыдан карамады.  БДИ  тапшыруларда, татарча һәм русча бердәм диктантлар язуларга кадәр катнашты. Тәрбия турында да күп сөйләде. Президент Владимир Путин сыйныф җитәкчеләренә өстәмә 5 мең сум түләргә тәкъдим иткәнче үк, Рафис Борһанов бу мәсьәләне еш күтәрде. Әти-әниләр белән диалог булдыра белде. Аның белән бик җайлы эшләдек. Тискәре  якларын күрмәдем.

Юрий Прохоров, РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре берлегенең Татарстан оешмасы җитәкчесе:

– Китүе кызганыч, әлбәттә. Без аның белән бик аңлашып эшләдек. Ул һәрвакыт  кешене тыңлый һәм ишетә белде. Шуңа карап, нәтиҗәләр чыгарды. Үзе төшенеп җитмәгән  нәрсәләр буенча киңәшләште. Үз  командасына  бары яхшы белгечләрне генә туплады. Вәгъдәсен беркайчан да җилгә очырмады. Ул министр булып эшләгәндә Татарстанның мәгариф системасында тотрыклылык булды, берәүгә дә эшләргә комачауламады.

Илмас Хәмидуллин, Кайбыч районы мәгариф бүлеге башлыгы:

Рафис Борһанов – көчле  оештыручы. Пандемия вакытында читтән торып укытуда да, «Ворлдскиллс»  чемпионатын һәм башка чараларны  уздыруда да оештыру сәләте нык сизелде. Укытучыларга, мәгариф башлыкларына һәрвакыт хөрмәт белән карады. Эшкә килгән беренче елларында  укытучыларның кәгазь эше шактый кимегән иде, ләкин соңгы вакытта тагын арта башлады.  Шәһәрдә  укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итәргә теләмәүче мәктәпләрдә тәртип булдырды.  Нәтиҗәсез эшләүче грантларны бетереп, аның урынына яхшыларын булдырды. Шунысын да әйтмичә калып булмый: районнарның белем сыйфатын БДИ  нәтиҗәсендә билгеләүче рейтингны бетерде. Бердәм дәүләт имтиханнарының бердәнбер күрсәткеч түгеллеген, башка чаралар да барлыгын әйтә  иде.  Алдагы эшендә уңышлар теләп калабыз.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү