Инаугурация чарасы көндезге сәгать 10да Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында булачак.
Аны «Яңа Гасыр» каналы һәм интернет аша күзәтергә, «Болгар» радиосыннан тыңларга мөмкин.
Республика өчен әһәмиятле чаралар моның белән бетми. Төштән соң Дәүләт Советы сессиясе утырышында Хөкүмәт җитәкчелеге ачыкланачак. Татарстан Президенты депутатларга Премьер-министр һәм аның урынбасарларының кандидатураларын тәкъдим итәчәк. Башта исә аларны парламент комитетларында тикшерәчәкләр. Парламент утырышын да телевидение һәм радио аша туры трансляцияләү оештырылачак. Дәүләт Советының президиум утырышында әнә шулай дип килештеләр. Тагын бер зур вакыйга киләсе атнада – 24 сентябрьдә булачак. Ул көнне Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерәчәк.
Президиум утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада сайлау культурасының елдан-ел күтәрелүен әйтте. «Тавыш бирү барышына һәм аның нәтиҗәсенә йогынты ясарлык вакыйгалар булмады», – диде ул. Парламент башлыгы әйтүенчә, хәзер сайлау алдыннан халыктан җыелган тәкъдим, гозер һәм мөрәҗәгатьләрне тикшереп чыгарга кирәк. «Алда безне муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары белән халык тарафыннан хупланган Татарстан Президенты җитәкчелегендә зур эшләр көтә», – диде ул.
Кичә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Рөстәм Миңнехановны Татарстанның сайланган Президенты итеп теркәделәр. Утырыштан соң комиссия җитәкчесе Андрей Кондратьев Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты таныклыгын тапшырды.
КИЛӘСЕ БИШ ЕЛДАН НИ ӨМЕТ ИТӘСЕЗ?
Альмир МИХЕЕВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Татарстанда үсеш темпы киләсе елларда да кимемәячәгенә шикләнмим. Республиканың икътисад, социаль тармакта һәм мәдәният юнәлешендәге уңышлары белән горурланабыз. Татарстанда күп кызыклы проектлар тормышка ашырыла, халыкның тормыш сыйфаты яхшырсын өчен зур эшләр башкарыла. Бу – алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм. Киләчәккә төп стратегик бурычларның берсе – фәкыйрьлеккә һәм социаль- икътисади тигезсезлеккә каршы көрәш. Бу бөтен илгә кагыла торган бурыч. Фәкыйрьлекне киметер өчен социаль сәясәтне ныгытырга кирәк.
Илгиз ЗӘЙНИЕВ, драматург, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры:
– Мәдәният һәм сәнгать әһелләренең киләчәккә өметләре турында әле берничә көн элек кенә Казанда узган зур җыелышта – Татарстан Президенты каршындагы совет утырышында сөйләштек. Хәтерләсәгез, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Казан театр институтын булдыруны сорады. Ул Россия төбәкләрендәге милли театрлар өчен кадрлар әзерләү үзәге булыр, Мари Иле, Чуашстан һәм башка милли театрлар өчен дә актерлар әзерләү мөмкинлеге бирер иде. Җырчы Салават Фәтхетдинов ил халыкларының милли мәдәниятләренә багышланган яңа телеканал булдыруны тәкъдим итте. Мин бу фикер һәм тәкъдимнәрнең барысы белән дә килешәм. Гомумән алганда, Татарстанда мәдәният юнәлешенә игътибар аз бирелми. Мәдәният йортлары, театр биналары төзелә, төзекләндерелә. Барысы да чиратка салынып эшләнеп килә дип әйтергә кирәк. Дөрестән дә, тагын ни сорарга да белмәссең, бар да бар, эшлә генә кебек! Рөстәм Миңнехановка көч, сабырлык теләп, үзебезнең иҗатыбыз нәтиҗәсе белән уртаклашырга залларыбызда көтеп калабыз!
Минталип МИҢНЕХАНОВ, фермер хуҗалыгы җитәкчесе:
– Беренчедән, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган кешенең кабат Президент булып сайлануы белән горурланам. Икенчедән, Рөстәм Миңнеханов үзе дә – безнең тармакта эшләгән, аның бар нечкәлекләрен, авырлыгын, проблемаларын белгән кеше. Авыл хуҗалыгына кулдан килгәнчә ярдәм итә. Сөйли торган һәм эшли торган кешеләр бар. Ул икесен дә булдыра. Әлбәттә, авыл хуҗалыгында проблемалар җитәрлек. Техника яңартасы бар. Искесе белән җитешеп булмый. Шуңа күрә программалар эшләсен иде. Президент бу хакта белә. Бездә бер футболчы туп кертсә, бөтен ил сөенә. Авыл хуҗалыгында эшләүче кешегә дә әнә шундый игътибар булсын иде. Социаль проблемалар – юл, су, газ мәшәкатьләре юк түгел. Авыл кешесе җаваплы ул. Аның канына сеңгән инде: яз җитсә, чәчә-утырта башлый, көзен шуны җыеп, халыкны ризык белән тәэмин итү турында кайгырта. Шөкер, быел уңыш әйбәт, киләчәктә дә яхшыга өметләнәбез.
Тантананы моннан карап була:
Фото: president.tatarstan.ru