Байларга салым күләме арта

Кичә Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына бер ел эчендә 5 миллион сумнан артыграк күләмдә акча эшләгән физик затлар кеременә салым ставкасын 15 процентка җиткерү турында закон проектын кертте.

Документ Россия парламентының түбән палатасы сайтына урнаштырылган. Закон проектының максаты – каты һәм сирәк очрый торган чирләрдән интегүче балаларны дәвалауга өстәмә акча чыганагын булдыру. Салым ставкасын киләсе елның 1 гыйнварыннан арттыру күздә тотыла. Россия финанс министры Антон Силуанов белдергәнчә, әлеге яңалык эшләүче халыкның бер процентына кагылачак.


Байларга салым күләме арта” язмасына фикерләр

  1. Минем фикер: Эле 15% ул аларга бик аз кулэмдэ, 40-50 булсада ярый, кая итэлэр сон алар шул хэтле акчаны? Таш кисмилэр, тирес тукмилэр, шахтада эшлэмилэр, урман кисмилэр…

Фикер өстәү