Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларына кереште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасы булды.

Ул С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында алдагы биш елда республика белән идарә итүе турында ант бирде һәм вазифаларына кереште.

Тантаналы утырышны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. «Бүген ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче республика өчен әһәмиятле вакыйга. Беренчә идарә органнары — ТатЦИК һәм Совнарком сайланганнан соң 100 ел, президентлык институтын кертүгә өч дистә ел узгач, Татарстанда чираттагы тапкыр бөтенхалык Президент сайлаулары узды», — диде ул.

Марш тавышына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары, Россия һәм Татарстан Конституцияләре, Президент штандарты чыкты. Залга Рөстәм Миңнеханов керде.

«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүем, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны үтәү, миңа йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәячәгем турында тантаналы рәвештә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 


Фикер өстәү