Тотылган машиналарның бәяләре арткан

Быел җәен бер “яшь”кә кадәрге тотылган машиналарны сатып алырга теләүчеләр узган елның шушы ук чорындагыга караганда 33 процентка арткан. 1-2 еллык автомобильләр белән кызыксынучылар – 50 процентка, ә инде 3-5 “яшьлек” “корыч ат”ны сайлаучылар 29 процентка ишәйгән.

Белгечләр фикеренчә, тотылган яңарак машиналарга ихтыяҗ арту сатып алучыларның әле завод конвейерыннан гына төшкән өр-яңаларына мөкиббән китми башлавына бәйле.  Кагыйдә буларак, күпләр “ 5яшь”кә кадәрге машинаны, яңасыннан ким түгел, дип саный.

Гомумән алганда, икенчел базарда  6 “яшь”тән узган “корыч ат”ларны күбрәк сатып алалар икән. “АВТОСТАТ” агентлыгы мәгълүматларына караганда, безнең илдә автомобильләрнең уртача “яше” 13,4 ел тәшкил итә. Халыкның 6 “яшь”тән өлкәнрәк машиналарга мөкиббән китүе яңаракларына караганда арзанрак булулары белән аңлатыла. Россиядә 10 “яшь”тән узып киткән автомобильләр уртача 215 мең сум, ә 6-10 “яшь”лекләр – 440 мең сум тора.  Ә инде 3-5 “яшь”тәге машиналарның уртача хакы 660 мең сум чамасы тәшкил итә.

Шул ук вакытта, ихтыяҗ үсү сәбәпле, 5 ”яшь”кә кадәрге тотылган “авто”ларның бәясе дә кискен арткан. Әйтик, быел җәен бер “яше” тулмаган машиналарның бәясе узган елның шушы ук чорындагыга караганда 14 процентка артып, 970 мең сум тәшкил иткән. 1-2 “яшьлекләре”  –  уртача 11 процентка (хәзерге бәяләре – 830 мең сум), 3-5 “яшьлек” машиналар  4 процентка кыйммәтләнгән (660 мең сум).

Бер “яшь”кә кадәрге, 1-2 һәм 3-5 “яшьлек” тотылган машиналар базарында ВАЗ (LADA) Granta, Toyota Camry, KIA Rio һәм Hyundai Solaris автомобильләренә иң зур ихтыяҗ барлыкка килгән.

 


Фикер өстәү