Баш тартсаң, миллионны кайтарасымы?

Яңа уку елыннан республикада «Авыл укытучысы» дигән федераль программа эшли башлады. Бәйгене отып, авылга кайткан укытучыларга 1 миллион сум акча бирәләр. Әгәр укытучы 1-2 ел эшләгәннән соң кайтып китәргә теләсә, аңа бу акчаны кайтарырга туры киләчәкме? Бу очракта акчаның  бер өлешен генә кире кайтарасымы?

Рәшит Казан

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге:

– «Земский учитель» программасы нигезендә авылга эшкә кайткан очракта педагог биш ел эшләргә тиеш. Әгәр ул бу шартны тулысынча үтәми икән, акчаны тулысынча кайтарырга кирәк булачак. Ике ел эшлиме, дүртме – анысы мөһим түгел.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү